Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Җомга, 26.04.2024, 05:19
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений » илкүләм яңалыклар

    В категории объявлений: 65
    Показано объявлений: 1-20
    Страницы: 1 2 3 4 »


    Сортировать по: Дата буенча · Исеме буенча · Рейтинг буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
    Каюм Насыйри исемендәге республикакүләм фәнни -практик конференция
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1892 | Дата: 10.01.2013 | Комментарии (0)

    Элек һәм хәзер
    Укучылар күп иде элек,
    язучы сирәк иде.
     Әсәр — рухи азык булып,
     гавамга кирәк иде.
    Хәзер укып вакланмыйлар,
    һәммәсе «иҗат» итә!..
    Китап башын «китап»
    ашый торган заманга җиттек.
     Яшьләрдә — экран-китап.
     Кызык та ул, яңа да. ...
    Кәгазь-китап охшап калды
    рәнҗетелгән анага.
    Равил Фәйзуллинның калган шигырен әлеге сылтама аша кереп укый аласыз:
    http://matbugat.ru/news/?id=7210




    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1766 | Дата: 10.01.2013 | Комментарии (0)

    Казан федераль университетында декабрь ае бу уку йортының китапханәсе тирәсендә туган шау-шу белән үтте. Китапларны Колхоз базары янындагы элек пединститут булган бинага күчереп, Лобачевский исемендәге китапханә залларын коммерция оешмаларына арендага бирәләр дигән хәбәрләр аңа сәбәп булды. Төрле социаль челтәрләрдә университет җитәкчелеге кискен тәнкыйтьләнде. 4 декабрь көнне унлап кеше университетның төп бинасы каршына пикетка да чыкты. Ректор Илшат Гафуров 20 декабрь көнне "китапханә урынында кала, хәзер китапларны электрон вариантка күчерү генә бара” дип белдерде. Әлеге шау-шулар вакытында китапханә директоры Евгений Струков та "бүтән бернинди күченүләр булмаячак. Белем бирү оешмаларының дөньяда рейтингын төзегән вакытта китапханәнең һәр метры да исәпкә алына”, дип әйткән иде. Университет җитәкчелеге сүзләренчә, китапханәдә барысы да ал да гөл кебек, басма китапларны электрон вариантка күчерүгә дә зур игътибар бирелә. Әмма университет хезмәткәрләре дә, галимнәр дә, студентлар да кайчандыр тулысынча өч каты да китапханә булган бу бинадан гыйлем йорты рухы киткәнлеген әйтә. ​​"Китапханәдә хәзер элеккеге кебек иркен каталог заллары юк. Аларны тар гына бер бүлмәгә китереп тыкканнар. Анда эшләүчеләрнең дә кәефләре төшкән. Бу хәл сәламәт акылга сыя торган әйбер түгел", ди галим, филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов. Миңнегулов китапханәдән беркадәр китапны алып китүләре турында ишеткән. "Педагогия институты белән кушылганнан соң бер өлеш китапларны, сакланган диссертацияләрне юк иткәннәр икән дигән сүзләр чыкты ул", ди Миңнегулов. Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина да китапханәдән бик күп китапны алып киткәннәр икән дигән сүзләр ишеткән. Ул үзе каталоглар залын бетереп, аны башка максатларда файдаланганга борчыла. "Анда безнең каталоглар залы бик әйбәт иде. Хәзер аны өченче катка менгергәннәр. Ул каталоглар коридорга куелган. Хәзер бөтен игътибар электрон китапларга гына бирелә. Соңгы елларда басылган китапларның электрон вариантлары бар, ә элек чыккан китапларны электрон вариантта табып булмый. Каталогтагылар электронга күчерелмәгән. Каталоглар белән иркенләп утырып эшләп булмый хәзер. Чит илләрдә китапханәләр электрон каталогларга куып кертелми, ә киресенчә кешеләргә бөтен уңайлыклар тудырыла. Мисал өчен, Германиядә кеше китапханәгә килә, анда заллар шундый зур итеп эшләнгән. Теләгән җиргә утырып эшләү мөмкинлеге тудырылган. Теләгән китапны сканировать итеп үзенең компьютерына электрон адресына җибәрә ала. Болар барсы да бушка эшләнә, залларга заманча җиһазлар урнаштырылган. Дөнья менә шушы якка таба бара. Хәзер Германиянең бөтен китапханәләре берләштерелгән. Син берәр китапханәгә кереп үзең кулланырга теләгән китапны сораткач, әгәр ул анда булмаса, илнең теләсә кайсы китапханәсеннән җибәрергә мөмкиннәр. Син аны бер ай буе куллана аласың. Шулай ук син яшәгән шәһәрдәге китапханәдәге китапны өеңә алып кайтып эшләү мөмкинлеге дә тудырылган. Ягъни китап кешенең кулына керә. Ә без монда кешене китаптан ерагайтабыз. Китаптан гына түгел, хәтта каталогтан да читләштерәбез булып чыга", ди Заһидуллина. ​​Аның сүзләренчә, фәнни хезмәтләр язганда, әгәр эшләнә калса, электрон каталог белән генә әллә кая китеп булмый. Электрон каталоглар беренчедән алып бишенче курска кадәр укучы студентлар өчен генә яхшы ул. "Китапханә – фән эшли торган урын, ә ул хәзер бөтенләй юкка чыгып бара”, ди Заһидуллина. Китапханәдә "Татар залы” иң беренче һөҗүмгә дучар була. Ике факультетны, педтагы һәм университеттагы татар факультетларын кушу сылтавы белән бу залны бетереп, андагы китапларны филология һәм сәнгать институты урнашкан бинага җибәрәләр. 2008 елдан алып 2011 елның июненә кадәр китапханәнең директоры булып эшләгән, КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин университет җитәкчелегенең бу гамәлен татар рухын юк итү буларак бәяли. "Мин Казандагы төрле нәшриятлар, төрле институтлар белән хезмәттәшлек урнаштырган идем. Бөтенесенә хатлар язып татарга, татар тарихына, әдәбиятка караган китапларны максималь алдырырга тырыштым. Хәзерге директорга болар берсе дә кирәкми. Ул аның турында уйламый да. "Татар залы" булганда бу залга хәтта һәрбер район газеты да килә иде. Аларны бар кеше дә күрерлек итеп киштәләргә урнаштырып бардык. Студент үз районында булган яңалыклар белән таныша ала иде. Бу залда татар язучыларының һәм башкаларның сурәтләре эленеп торды. Татарның күренекле шәхесләре, татарга караган вакыйгаларга багышлап төрле күргәзмәләр оештырылды. Бу зал безнең мәдәнияткә, әдәбиятка, тарихка караган бер рухи үзәк иде. Компьютерлар белән җиһазланган һәм үз картотекасы булган бу залда 60-лап кеше өстәл артына утырып эшли алды”, ди Миңнуллин. Аннары, Миңнуллин сүзләренчә, китапханәнең фәнни хезмәткәрләр залы "корбан була”. "Элек фәнни хезмәткәрләр өчен махсус китапханә залы бар иде. Аның урынына университетның багучылар шурасы һәм гыйльми шураның утырышлар залын эшләделәр. Аңа бик күп акчалар түгелде. Алар хәзер китапханәгә кеше әз йөри, андагы мәйданнар буш тора дигән сәясәт алып бара”, ди Миңнуллин. ​​Миңнуллин директор булган вакытта Лобачевский исемендәге китапханәне гыйлем учагы итеп саклап калырга тырыша. Үз фикерен алга сөргәнгә аны бу урыннан алалар да. "Дөресен әйтим, мин китапханәне саклап калу өчен каршы торырга тырыштым. Татарча газет һәм журналларны алдыруны да алар бик нык кистеләр. Басма китап алуга каршы булдылар", ди Миңнуллин. Чыннан да, яңа директор Струков сүзләренчә, китапханәдә киләчәктә басма әдәбиятка артык урын булмаячак. 2013 елда электрон версиягә 20 миллион сум тотарга җыенсалар, басма китап һәм газет-журналларны бары тик 4-5 миллионлык кына алырга исәплиләр. "Хәзер басма китаплар белән бик эшлиселәре килми. Имеш, урын юк дип әйтмәкче булалар. Урын бар, әмма аларның күңелләрендә китапка урын юк. Китапханәдә басма китапларга урын җитәрлек", ди Миңнуллин. Каталоглар залын юк итү дә университет җитәкчелегенең басма китаплардан арынырга теләвен күрсәтә. Ә ул мәйданнар исә акча китерә торган эшләргә тотылырга мөмкин. Университет галимнәре, студентлар арасында китапханәнең хәйран гына өлешен Сбербанкка биргәннәр икән дигән сүз таралган. Галимнәр бинаның бу өлешенә бөтенләй үтә алмауларын, анда сакчы куелганын әйтә. Струков: "Бу банк түгел, ә уку бүлмәләре, анда банк хезмәткәрләре һәм безнең укытучылар да белем бирә”, дип белдерә. Әмма шул ук вакытта Струков, килешү нигезендә, Сбербанкка анда үз тыңлаучыларын да укыту мөмкинлеге бирелгәнлеген яшерми. Бу сүзләр исә китапханәнең бер өлешен банкка арендага биргән булырга мөмкиннәр дигән шик уята. ​​Казан федераль университеты сайтында китапханә бинасына кагылышлы бит бар. Ул "Лобачевский исемендәге фәнни китапханә” дип атала һәм китапханә эшчәнлеге турында сөйли. Менә шул битнең уң ягында "мәгариф-мәдәни комплексы” (образовательно-культурный комплекс) дигән язу тора. Аңа бассаң, тагын бер бит ачыла һәм китапханә бинасы эчендәге залларның төрле чаралар үткәрергә мөмкин булуы тасвирлана. Хәтта "чаралар үткәргәндә кешеләрне төрлечә гадәти театрдагы кебек һәм банкеттагы кебек итеп утыртып булу” мөмкинлеге дә күрсәтелә. Шунда ук бу залларның берәрсен арендага алу юллары да күрсәтелгән. Хәтта ризыклы чаралар үткәрү мөмкин икәнлеге дә язылган. Китапханә ишекләре элекке елларда студентлар, галимнәр һәм шулай башка югары уку йортлары вәкилләре өчен ачык булса да, киң җәмәгатьчелеккә керү чикләнде. XIX гасырда Казанда яшәгән һәркем дә университет китапханәсенә кереп китап укый алган. Хәзер исә китап укып гыйлемгә чумарга түгел, акчаң булса, берәр юбилей, ризыклы чара үткәрергә теләүчеләргә ишекләр һәркемгә дә ачык булып чыга. Университет җитәкчелеге китапханәне башка максатларда, акча эшләү өчен эшләтергә җыена. Струков бүген китапханәдә 6,5 миллион китап барлыгын әйтә. Казан федераль университеты китапханәсе Русиядәге югары уку йортлары арасында китап саны белән Мәскәү һәм Петербурдан кала өченче урында тора. Әлегә. Галимнәр: "Казан үзен дөнья башкаларының берсе буларак танытырга тели икән, анда бик яхшы китапханә булырга һәм ул байый барырга тиеш. Ул мөмкин кадәр заманча һәм хәзерге укучыга яраклы булырга тиеш. Ул китапханәгә барып китап укый алмыйсың һәм укыр җир юк икән, бу фәнне юкка чыгарырга теләүләрен күрсәтә. Дөньяда бөтен әйбер дә акча китермәскә мөмкин. Шул исәптән китапханә дә. Анда укыган гыйлемле белгечләр киләчәктә күбрәк акча китерәчәк тармакларны җитәкләргә мөмкиннәр. Китапханә халык байлыгы булырга тиеш”, дип әйтә. Чыганак: http://www.azatliq.org
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 940 | Дата: 10.01.2013 | Комментарии (0)

    2013 елның 18-19 апрелендә конференция уза. Фәнни - практик эшләрне татарча, русча, инглизчә язарга була. Түләүле. Тулырак мәгълүматны беркетелгән файлдан укыгыз
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 973 | Дата: 10.11.2012 | Комментарии (0)

    5 - 11 нче сыйныф укучылары өчен илкүләм конкурс! "Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган иҗади бәйге". Катнашу - бушлай.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1246 | Дата: 10.11.2012 | Комментарии (0)

       Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәрне, аспирантларны, студентларны, укытучыларны һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучыларны 2012 елның 1 ноябрендә узачак "Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” дигән, күренекле татар педагогы мәгрифәтчесе Галимҗан Барудиның тууына 155 ел, татар педагогы, мәгрифәтчесе Салихҗан Барудиның 150 ел уңаеннан оештырылган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.

      Конференциядә татар һәм рус телләрендә чыгыш ясарга мөмкин. Конференциядә катнашу өчен гаризаны һәм материалларны 1 октябрьгә кадәр җибәрү сорала.

    Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см поля калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1,5; сылтамалар битнең аскы өлешендә бирелә.

        Конференция материалларын җыентык итеп чыгару күздә тотыла. Публикация өчен түләү 150 сум.

       Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була.Хатлар өчен адрес: 420014, Казан шәһәре, Кремль, 5 подъезд, каб.14 (Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге).

       Электрон адреслар: citno2010@gmail.com, rezeda.saf@mail.ru

        Контактлар өчен телефон: (843) 2921762, факс: (832) 2926482
          Гариза үрнәге
    1. ФИО (тулысынча).
    2. Эш урыны.
    3. Вазыйфасы, гыйльми дәрәҗәсе һәм гыйльми исеме.
    4. Чыгышның исеме.
    5. Адрес, электрон адрес, белешмә өчен телефон (эш / өй), шәһәрнең коды һәм факс.
       Гаризагыз һәм чыгышыгызның электрон һәм кәгазь варианты алынганнан соң, Сезгә конференцияне үткәрүнең төгәл датасын күрсәткән чакыру кәгазе җибәреләчәк.
          Чыганак: http://tataroved.ru/actions/barudi/

    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1330 | Дата: 14.09.2012 | Комментарии (0)

          Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның Филология һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында "Татарга тылмач кирәк" дип исемләнгән бәйге үткәрә. Бәйгенең нигезләмәсе республиканың мәктәпләренә барып ирешкән дә инде.
        Бәйге һәр укучы өчен дә ачык. Бәйгенең беренче туры 5-15 сентябрь көннәрне дистанцион формада үтәчәк. Беренче турда катнашырга өлгерү өчен 5 сентябрьгә кадәр КФУның Филология һәм сәнгать институты сайтында теркәлергә кирәк. Бәйгедә катнашучыларга рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча биремнәр җибәреләчәк.
        Икенче тур 17-19 октябрь көнне үткәрелә, бәйгенең әлеге турында катнашу өчен чакыру хатлары шулай ук катнашучыларның электрон почта ящикларына киләчәк.
    Бәйгедә катнашкан һәр укучы һәм аның укытучысына сертификат, ә җиңеп чыккан укучы һәм аның укытучысына дипломнар тапшырылачак, дип хәбәр ителә бәйгенең нигезләмәсендә. Бәйге белән якыннан танышу өчен Белем.ру порталына рәхим итегез! http://belem.ru/node/3794

    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 809 | Дата: 14.09.2012 | Комментарии (1)

        "Идел" Яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырып алып бара.
       Бәйге каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле яшьләрне ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру максатыннан традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
       Бәйгедә 14 яшьтән алып З0 яшькә кадәр Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала.
       Бәйге өч этаптан тора:
      I этап - әдәби әсәрләрне кабул итү. (2012 елның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр.)
      II этап - сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү. (2012 елның 1 – 30 октябре.)
       III этап - йомгаклау өлеше. Алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантлар катнашында өч көнлек иҗат мәктәбе оештырыла. (2012 елның ноябре.)   Тулырак мәгълүматны "Идел" Яшьләр үзәге сайтында яисә беркетелгән нигезләмәдә таба аласыз.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1240 | Дата: 13.08.2012 | Комментарии (0)

    "Монда һәрберегез ота! Барыгызга да РӘХӘТ булачак!" - диләр оештыручылар. "Ничек инде ул?" дип сораучыларга да аларның җаваплары инде әзер. Әлеге бәйге турында мин Белем.ру битләреннән язып алдым.
        Бәйге нигезләмәсеннән төп мәгълүматны ирештерәм
     1. Балагызның иң кызыклы фотосурәтен rehetkzn@gmail.com («Рәхәт» электрон почтасына) «Рәхәт бәйге – 2012» тамгасы белән 2012 елның 25-нче августына кадәр җибәрегез!
     2. Сурәт белән бергә катнашучының исем-фамилиясе, яше, нинди шәһәрдән булуы, элемтә өчен телефон номеры кебек мәгълүматны язарга онытмагыз!
    3. Конкурста теләге булган барлык 13 яшькә кадәр булган кызлар-малайлар катнаша ала, әмма бер бала 3 номинациядән дә артыграк катнаша алмый!
     4. Фотолар «Рәхәт»нең битендә папка итеп урнаштырылачак!
    5. Җиңүчеләрне "Салават күпере" журналына ярты елга яздыру, әлеге басмада фотосурәтләрен бастыру, Г.Камал һәм "ӘКИЯТ” курчак театрына билетлар, фотосессия, "Сабыйлар" балалар үзәгеннән бүләк, "ХӘСӘН" нәшрият йортында әзерләнгән "Суык" китабы һәәәәәм башка бүләкләр көтә!
    Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк:
    1. «Нәни спортчы» (2013 елгы Универсиадага таба)
    2. «Чибәркәй-2012»
    3. «Салават күпере» белән «РӘХӘТ» балачак! («Салават күпере» журналы редакциясе белән берлектә)
    4. «Мин – ярдәмче»
     5. «Чаябикә»
    6. «Апа/абый булдым әле»
    7. «Нәни рәссам»
    8. «Миңа РӘХӘТ»
    Номинацияләр үзгәрергә мөмкин.
     Бу номинацияләргә туры килмәгән, әмма кызык булган фотоларыгызны барыбер җибәрегез. Җибәргән фотоларны альбом итеп оештырган вакытта, фотосурәтләр чит кешеләр кулланудан саклау өчен «водяной знак» дигән тамга белән урнаштырылачак.
     Җиңүчеләрне билгеләү тәртибе:
    1. 1-нче этап – һәр номинациядә "ЛАЙК” системасы (иң күп "ошый”ны җыйган фото) белән 10 җиңүче билгеләнә;
    2. 2-нче этап – алдан билгеләнгән казыйлар җиңүче дип табылган фотоларны сайлап алачак.
    Мәгълүмат «БЕЛЕМ.РУ» дан алынды.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 722 | Дата: 13.08.2012 | Комментарии (0)

        Россия Федерациясендәге һәм ерак һәм якын чит илләрдәге хөрмәтле коллегалар, укучылар, студентлар!      
      Сезне татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада да катнашырга чакырабыз Татарстан Республикасының 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә. Олимпиада программасында түбәндәгеләр каралган:
        26 июльдан 13 сентябрьгә кадәр катнашучыларны КФУның abiturient.kpfu.ru порталында регистрацияләү;
       Беренче (сайлап алу) тур (татар телен, тарихын, традицияләрен һәм татар халкы мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, интернет-тест уздыру) – 2012 елның 14 сентябреннән 18 сентябренә кадәр. Интернет-тест мәктәп/вузларның компьютер класслары яки катнашучыларның "өй” компьютерлары базасында читтән торып үткәрелә. (Тестта катнашу һәм регистрация этаплары буенча кулланма-инструкция КФУ ның abiturient.kpfu.ru порталында 26 июльгә кадәр эленеп торачак);
         Икенче тур – 2012 елның 19 октябреннән 20 октябренә кадәр. Икенче тур сайлап алу туры (интернет-тест) нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Икенче турга үткән катнашучылар исемлеге, 2012 нче елның 20 нче сентябренә кадәр abiturient.kpfu.ru порталында һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында http://mon.tatarstan.ru урнаштырылачак;
        Икенче тур түбәндәге этаплардан тора:
        - телдән сөйләм конкурсы;
       - татар теле һәм әдәбиятына, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә караган биремнәрне һәм тәкъдим ителгән темага эссе язуны үз эченә алган язмача конкурс; - башкару осталыгы конкурсы (татар җырлары һәм биюләре, сәнгатьле сөйләм);
      - туган ил яки яшәү урыны белән таныштыру конкурсы (презентация, видеоматериаллар рәвешендә һ.б.) Катнашу шартлары:
       Россия Федерациясе субъектларында яшәүче 9, 10, 11 сыйныф укучылары, студентлар, ерак һәм якын чит илләрдәге укучылар, студентлар Олимпиадада катнаша ала (14-25 яшьләрдәге).
       Конкурста катнашу өчен катнашучы КФУның abiturient.kpfu.ru порталында үзе регистрация үтәргә тиеш.
         Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачаклар. Олимпиаданың икенче турында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Олимпиадада катнашучыларның һәрберсенә катнашучы сертификаты биреләчәк.
       Контактлар: (843)292-27-74, 292-59-93
        Конкурсны оештыру комитеты: (843) 292-27-74, 292-59-93 
      КФУ ның техник ярдәм бүлеге: (843) 238-77-11
       e-mail: rt.test@ksu.ru
    Чыганак:  http://raushania.ucoz.ru/
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1325 | Дата: 12.08.2012 | Комментарии (0)

    Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарына тагын үзгәрешләр кертеләчәк. Дәүләт сынаулары катлаулыгы ягыннан ике баскычка - базалы һәм профильлегә бүленәчәк. Әлеге эксперимент 2014 елда гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Россия министрлыгында әлеге яңалыклар хакында җитди сөйләшүләр баруын да белдерәләр. Россиянең Халыклар дуслыгы университеты (РУДН) ректоры Владимир Филиппов - БДИ проектын оештыручыларның берсе бу яңалыкны уңай бәяли. Чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган институтның профиленә карап имтиханның катлаулыгын сайлый алачак. Мәсәлән, әгәр дә укучы Бауман исемендәге МДТУга керергә тели икән, ул математикадан профильле һәм рус теленнән базалы БДИ сайлый. Инде хәзер үх кайбер техник вузларда рус теленнән БДИ тапшыру турындагы сертификат кына сорала, чөнки бу предмет алар өчен профильле, төп түгел. Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта БДИ биреме өч блоктан тора - А (әзер җавап вариантлары булган тестлар), В (бер яки берничә сүздән, хәреф яки саннан торган җавап таләп итә торган), С (тулы җавап таләп ителә торган). Владимир Филиппов сүзләренчә, базалы вариантка В, ә профильле вариантка - А һәм С биремнәре керәчәк. БДИны тормышка ашыручылар киләчәктә шулай ук чит телләрдән мәҗбүри БДИ кертү планлаштыра. Ләкин бу яңалыкка мәктәпләрнең әзер булмавын ачыклаганнан соң, эксперимент 2019 елга гына гамәлгә керергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Чыганак: http://intertat.ru/tt
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 610 | Дата: 29.07.2012 | Комментарии (0)

    Хөрмәтле татар теле укытучылары. Күптән көтелгән конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Аның белән танышу өчен беркетелгән файлны карагыз
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 2779 | Дата: 29.06.2012 | Комментарии (2)

        Әлегә Татарстан гимнының көе генә бар иде. Шуны төзәтергә теләп, конкурс игълан ителде. Монда бар теләүчеләр дә катнаша ала. Шигырьләрне татар һәм рус телләрендә җибәрергә мөмкин. Иң мөһиме - алар Рөстәм Яхин иҗат иткән көйгә ятарга тиеш. Җиңүче танылу, мактаулар белән беррәттән, 200 мең сум премиягә лаек булачак. Тигез мөмкинлекләре булсын өчен, хатлар барысы да бер көнне ачылачак. Быел 1 нче октябрь көнне җиңүчеләр өчлеге билгеләнер дип көтелә, ә инде 1 нче ноябрьдә Татарстанның яңа гимны башкарылачак. Гимнга сүзләр 1 нче июльгә кадәр кабул ителә.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1072 | Дата: 14.06.2012 | Комментарии (0)

    Ышанасы килми, әмма бу хак. Бүген төнлә сырхауханәдә татар халкының бөек язучысы Туфан Абдуллович Миңнуллин якты дөньядан киткән. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 843 | Дата: 02.05.2012 | Комментарии (0)

    2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, күренекле татар шагыйре Гамил Афзалның әдәби мирасын өйрәнү, пропагандалау максатыннан чыгып, 2012 нче елның 18 нче маенда гомуми белем бирү учреждениеләренең татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, инглиз теле укытучылары өчен республикакүләм "Гамил Афзал укулары-2012” фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелә. Конференция Г.Афзал исемендәге премия лауреаты, җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышлана. Конференция эшендә катнашучыларга түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителә: 1. Туфан Миңнуллин драматургиясе: заман hәм шәхес. 2. Туфан Миңнуллин публицистикасы. 3. Туфан Миңнуллин - җәмәгать эшлеклесе. 4. Русская и английская филология. Эшләрне (электрон hәм язмача вариантта) заявка, бастыру өчен тезислар белән бергә 2012 нче елның 1 маена кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3а йорты
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1290 | Дата: 30.04.2012 | Комментарии (0)

       Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан республикабыз мәктәпләре укытучылары һәм укучылары арасында " Илһам чишмәсе” исемле әдәби – иҗади конкурс игълан ителгән иде. Игелекле дә , уңышлы да башлангыч булып чыкты ул. Бездә һәр укытучы һәм һәр укучы шигырь яза икән дип уйларлык иде хәтта!Быелгы бәйгегә 420 авторның (250 укытучы, 170 укучы) күпсанлы эшләре кабул ителде. Конкурска килгән язмаларны укыганнан һәм сайлаганнан соң, шагыйрь юбилеена матур гына китап та басылып чыкты.Әлеге җыентыкка кертелгән авторларны 5 нче майда бүләкләү тантанасына Совет районының 20 нче гимназиясенә ( Пионерлар ур.,10 йорт) сәг.10.00 чакырабыз. ( Исемлек белән сез Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназия сайтында (” О гимназии” -" Гимназия турында” бүлегендә) , " Мәгърифәт” газетасының сайтында һәм район мәгариф идарәләренә җибәрелгән хатларда таныша аласыз.)                           Рәхимә Арсланова,Казан
    (Исемлек белән фотографии бүлегендә таныша аласыз.
     
    " Илһам чишмәсе” исемле II республика әдәби – иҗат бәйгесе нәтиҗәләре - фотография (өстә сул якта) - скачать)
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1574 | Дата: 30.04.2012 | Комментарии (1)

    Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучылары арасында "Илһам чишмәсе" исемле 2 республика әдәби-иҗат бәйгесе уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мәгърифәт" газетасы, Казан шәһәренең Совет районы мәгариф бүлеге, 20 нче гимназия, Совет район укытучыларының "Илһам чишмәсе" әдәби-иҗат берләшмәсе оештыра. Бәйгедә укытучылар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Укытучылар - 10 шигырь тәкъдим итәләр, аларның берсе Г.Тукайга багышлана, калганнары - ирекле тема. Укучылар - 5 шигырь, шуларның берсе Г.Тукайга багышлана, башкалары - ирекле тема (шигъри әкиятләр дә булырга мөмкин.). Иң яхшы дип табылган шигырьләр җыентыкка кертелә. Йомгак 24 нче апрельдә ясала, бүләкләү чарасы 5 нче майда үздырыла. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-9656060881, 8-843-2723642 (Рәхимә Арслановага мөрәҗәгать итәргә.)
                            Чыганак:
    http://raushania.ucoz.ru/

    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1413 | Дата: 01.04.2012 | Комментарии (0)

    Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның 24 нче январьда чыккан Указы белән 2012 нче ел «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы» дип игълан ителде. Ул Республика территориясендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи, рухи традицияләрен, мәдәният һәм телләрен саклау, үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, тарихи объектларны торгызу, яңарту, популярлаштыруга ярдәм итү максатларында шулай дип белдерелде. Указда шулай ук Министрлар Кабинетына, муниципаль районнар, шәһәрләр башлыкларына, территориаль органнарга, җәмәгать оешмалары, башкаларга елны оешкан төстә уздырырга тәкъдим ителә, массакүләм-мәгълүмат чараларына тарихи-мәдәни мирас елын үткәрүне киң яктыртырга, диелә.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1602 | Дата: 26.01.2012 | Комментарии (0)

    «Азатлык» татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша,Татарстан Диния нәзарәте Коръән елы елы дип игълан итте. «2012 елның 24 июнендә татар халкының бөек каһарманы, ислам дине, азатлык өчен көрәшкә халкыбызны күтәргән, батырларча үлем кабул иткән мулла Батыршаның (Абдулла Алиев) үлеменә 250 ел тула. XVIII гасырда Рәсәй Империясенең мөселманнарны чукындыру, миссионерлык сәясәте бик көчле үткәрелү нәтиҗәсендә халыкның баш күтәрү очраклары күп була. Нәкъ шул чорга туры килә дә инде Батыршаның яшәү чоры һәм шул вакыйгалар аның тынгысыз күңеленә нигез сала да инде. Батырша үз вакыты өчен бик яхшы белемгә ия була, берничә мәдрсәдә укый, мулла була. Һәм аңа шул халык күтәрелүләрнең оештыручыларының берсе булырга язгандыр инде. Халык күтәрелүе ул теләгәнчә һәм әзерләгәнчә узмаса да, дәүләт тарафыннан басылса да, нәтиҗәләре күзгә чагылып тора», диелә «Азатлык» мөрәҗәгатендә. Татарстан мөфтияте исә 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. 2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия императрицасы Екатерина II 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр "Казан басмасы” барлыкка килә. Изге Коръәннең татар халкының рухи мәдәниятенең нигезе булуын исәпкә алып, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумы 2012 елны Коръән елы, дип игълан итәргә карар кылды. Әлеге елны республикада тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, Коръән елының оештыру комитетын төзү планлаштырыла. Оештыру комитетының беренче утырышы 26 гыйнварга планлаштырыла. Коръән елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы белән тиздән Диния Нәзарәте сайтында танышып булачак.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 948 | Дата: 25.01.2012 | Комментарии (0)

       "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru) хәбәр итә.
        Бәйге быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. Бәйге барышында оештыручылар һәм партнёрлар саны арту мөмкинлеге дә каралган.
       Бәйгедә яшьләр дә, картлар да, шәхсән дә, гаилә белән бергә дә катнашырга була. Бәйгедә катнашуның шартлары бик гади - бәйгедә катнашырга теләгән интернет-проект (сайт, портал, блог) кимендә 50% татар телендә булырга (ягъни татар телле версиясе булырга) һәм андагы мәгълүмат кулланучылар өчен файдалы булырга тиеш. Сайт никадәр файдалы һәм оста эшләнгән, бәйгедә җиңү ихтималы шулкадәр югарырак.
        "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты белән бергә без дә киләчәк катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
           Чыганак: http://belem.ru/node/3559
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 745 | Дата: 11.01.2012 | Комментарии (0)


    Copyright MyCorp © 2024 |