Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 09:45
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений » илкүләм яңалыклар

    В категории объявлений: 65
    Показано объявлений: 21-40
    Страницы: « 1 2 3 4 »


    Сортировать по: Дата буенча · Исеме буенча · Рейтинг буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
       Киләсе елның 21 февралендә Казанда "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына III республикакүләм фәнни-гамәли конференция булачак.
       Конференциядә фикер алышулар түбәндәге темаларга нисбәтле: татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика; телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше; телдә милли характерның чагылышы; тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар; фольклор теленең этник үзенчәлекләре; татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәте чагылышы; югары (урта махсус) һөнәри белем бирү һәм төбәк мәдәнияте; тел берәмлекләренең этимологиясе һәм тарихы; лексикография һәм фразеографиядә лингвокультурология проблемалары; лексикада милли-мәдәни үзенчәлекләр; телдә рухи һәм матди мәдәниятнең чагылышы; телара багланышлар нәтиҗәсе буларак алынмалар; телләрне чагыштырма планда (татар-инглиз, татар-немец, татар-рус, татар-чуваш, татар-мари, татар-удмурт һ.б) өйрәнү тәҗрибәсе; җирле сөйләшләрдә милли менталитет чагылышы; телара багланышларда китапханә, музей һәм театрның роле һ.б.
       Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы гомуми урта (9-11 сыйныфлар), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларны әлеге конференциядә катнашырга чакыра. Конференциядә бүгенге көндә теоретик һәм гамәли яктан зур әһәмияткә ия булган лингвокультурология, телара багланышлар һәм тәрҗемә мәсьәләләре, этнопсихология һәм социология проблемалары белән шөгыльләнүчеләр катнашыр дип көтелә. Конференция татар телендә барачак.
        Филология һәм культурология арасында нәтиҗәле диалог булдыру юлларын эзләүне, филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклауны югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны уртак проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашуга тартуны максат иткән әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, тренинглар үткәрү планлаштырыла, мәдәни чаралар да каралган.
       Оештыручылар хәбәр итүенчә, конференциядә катнашу өчен гариза һәм материалларны 30 гыйнварга кадәр җибәрү сорала.
       Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см урын калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1,5; сылтамалар текст эчендә квадрат җәяләрдә бирелә: [Зәкиев 2005: 67]. Файдаланылган әдәбият исемлеге текст ахырында алфавит тәртибендә языла. Текст эчендәге тел материалы, мисаллар бары тик курсив белән генә аерылырга тиеш. Материалның күләме 2-3 бит.
       Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була. Хатлар өчен адрес: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, КФУ, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасына (конференциягә). Электрон адрес: 2011kolil@mail.ru һәм телефон: (843) 2926831.
       Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 831 | Дата: 03.01.2012 | Комментарии (0)

    Шигъри Сабантуй Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге "Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрә. "Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге бәйгедә катнашып, үзен сынап карый ала. Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган. Конкурста вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да катнаша ала. "Шигъри Сабантуй” программасында Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен белү буенча командалар ярышы, аның шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе, "Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дип аталган тәнкыйтьчеләр клубы утырышы һәм "Шигъри Сабантуй” шигырь бәйгесенә йомгак ясау каралган. "Шигъри Сабантуй”да катнашу өчен үзегез иң матур, иң камил дип тапкан иҗат җимешләрегезне (кимендә 3 шигырь) һәм үзегез турында киңәйтелгән белешмәне (автобиографияне) allyki@rambler.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 30 нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәдә түбәндәге мәгълүматларның булуы мәҗбүри: 1. ФИӘи (ФИО); 2. Туган елыгыз; 3. Кайда белем аласыз; 4. Татар теле һәм әдәбияты укытучыгызның исеме (мәктәп укучыларына); 5. Иҗатның кайсы төре белән кызыксынасыз; 6. Үзегез турында әйтергә кирәк дип тапкан мәгълүмат; 7. Элемтә өчен телефон номеры (шәһәрара номер булганда, кодларны күрсәтү мәҗбүри). Казаннан еракта яшәп, Сабантуйга килә алмаганнар өчен читтән торып катнашу мөмкинлеге бар. Бу очракта хатыгызны "Ерактан торып...” конкурсына дип тамгалау мәҗбүри. Бәйгенең төгәл программасы белән allyki.ru сайтында таныша аласыз.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1096 | Дата: 18.11.2011 | Комментарии (0)

    "Кол Шәриф һәм аның заманы" темасына иншалар конкурсы игълан ителә. Ул мәркәзебезнең Кол Шәриф мәчете белән берлектә оештырыла. Анда мәктәп, коллият укучылары һәм студентлар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм ветеран-педагоглар катнаша ала. Язма күләме чикләнмәгән. Конкурс эшләре 20 нче декабрьга кадәр кабул ителә һәм аңа яңа ел бәйрәме алдыннан йомгак ясалачак. Тирән эчтәлекле, камил эшләнгән иншалар белән сөендерерсез, дип ышанабыз. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырыла: 1 урынга - 1000 сум 2, 3 урыннарга - 500 әр сум Шулай ук кызыксындыру чаралары да каралган. Гомумән, бәйгедә катнашучылар бүләксез калмаячак. Гыйлем юлына рәхим итегез, дуслар! Язмаларны "Мәгърифәт" газетасы редакциясенә: 420066, Казан шәһәре, Чистай ур. 5 нче йортка (а/я 135) яки электрон адреска : magrifat@inbox.ru җибәрегез. 2012 елның беренче яртыеллыгына "Мәгърифәт"кә язылу турындагы квитанция күчермәсен теркәргә дә онытмагыз.
    Чыганак: raushania.ucoz.ru
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1559 | Дата: 18.11.2011 | Комментарии (2)

    Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесен игълан итә. Бәйге "Минем шәҗәрәм" исемле, туган җиреңдәге нәсел, 3-4 буындагы әби-бабайларның нәсел-ыру тамырлары турында, уңай фикерле иншалар язу буенча булачак. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала - катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән. Шәҗәрәгезне фәнни нигездә ачып, туган ягыгызда, нәселегездә танылган шәхесләрнең тормышын иҗади формада инша итеп, А4 форматында, 2 тулы биттә язарга кирәк. Иншаны бәйгедә катнашу өчен тапшырган вакытта хатка өстәп фоторәсемегезне дә җибәрә аласыз. Язма иншаларыгыз Урмай авылының http://urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтында (администраторы һәм төп оештыручысы - Фәрит Гыйбатдинов) куелып барылачак. Конкурсны оештыручылар: Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, "Вакыт республика газетасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Россиянең татар авыллары" җәмгыяте. Конкурсның үткәрү вакыты: сентябрьдән алып 31 нче декабрьгә кадәр. Йомгаклау январь аенда Бөтендөнья татар конгрессының конференц залында үтәчәк. Нәтиҗәдә бер Гран-при, ун Лауреат исеме, матди бүләкләр һәм катнашучыларга дипломнар биреләчәк. Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтында алырга мөмкин. Элемтә өчен, иншаларыгызны җибәрү өчен контактлар:

    E-mail: farit_59@mail.ru, телефон: +79063857939.

    Чыганак: belem.ru
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 879 | Дата: 18.11.2011 | Комментарии (0)

         19 нчы декабрьга кадәр "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте ("Сетевая компания" ОАО), "Мәгърифәт" газетасы белән берлектә, "Балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү" республика акцияләре кысаларында, укучылар арасында "Иң яхшы тыю, кисәтү, күрсәтмә энергетика билгеләре"нә конкурс игълан итә. Билгеләрнең аерым бер стандартлары бар. Алар түбәндәгеләр: Тыю билгеләре. Кызыл төстәге түгәрәк, эчке кыры ак төстә, тышкы әйләнәсе ак белән каймаланган, уртадан түгәрәк кызыл төстәге авыш сызык белән бүленгән. Бу билгеләр кайбер хәрәкәтләрне тыя. Кисәтү билгеләре. Почмаклары түгәрәкләнгән сары төстәге почмак рәвешендә, кырыйлары кара төс белән каймаланган. Бу билгеләр ихтимал булган куркыныч турында кисәтә. Күрсәимә билгеләр. Зәңгәр төстәге түгәрәк, тышкы әйләнәсе ак төс белән каймаланган. Бу билгеләр кайбер хәрәкәтләргә күрсәтмә бирә. Шушы стандартлар кысаларында үзегезнең сыйныфташларыгызны, яшьтәшләрегезне нинди билгеләр һәм язулар белән электр янаган куркыныч турында үтемлерәк итеп тыя, кисәтә алыр идегез икән. Сездән иҗади эшләр көтелә. Конкурска материалларны 19 нчы декабрьга кадәр "Мәгърифәт" газетасына (420066, Казан, Чистай урамы, 5. Телефон: 292-36-53.Электрон почта: magrifat@inbox.ru) җибәрергә кирәк. Бәйгенең һәр номинациясендә өчәр җиңүче билгеләнәчәк. Конкурс җиңүчеләренә дипломнар, призлар тапшырылачак, ә аларның эшләре "Челтәр компаниясе" ААҖнең WEB-сәхифәсендә урнаштырылачак, буклетларда, плакатларда һәм мәгълүмати материалларда кулланылачак. Җаваплар белән бергә "мәгърифәт"кә язылу кәгазе күчермәсен дә җибәрергә онытмагыз.
    Чыганак: raushania.ucoz.ru

    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 864 | Дата: 18.11.2011 | Комментарии (0)

       "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы үз укучылары өчен һәрдаим төрле бәйгеләр, кызыклы сораштырулар оештырып килә. Менә әле яңарак кына ул тагын укучыларга "Хәйләкәр сораулар" викторинасын тәкъдим итте. Әлеге кызыклы викториналар аша "Сабантуй" газетасы үзенең укучыларының тагын да зирәгрәк, тагын да акыллырак булуларын тели. Әлеге сорауларның кайберләрен без сезгә дә тәкъдим итәргә булдык:
        Кайсы икеурынлы сан көзгедән караганда 4,5 тапкырга зурая?
        Кайчан без 2 цифрасына карыйбыз да, «ун» дибез?
        Барлык сораулар белән сез "Сабантуй" газетасының рәсми сайтында http://sabantuy.net яисә аның форумында http://forum.belem.ru/index.php?showforum=95 таныша аласыз.
         Ә тагын да яхшырагы - газетаның үзенә язылу! Язылу бәясе бары тик 175 сум 38 тиен. Газетаның айлык бәясе 5 минутлык туңдырма бәясе кадәр генә дигән сүз бу! Димәк, үз баласының акыллы, зирәк, киң карашлы булуын күрергә теләгән һәр ата-ана почта бүлекчәсенә барып киләсе яртыъеллыкка бүген үк язылып кайта ала («САБАНТУЙ»ның индексы — 54124).
         Әгәр инде сез чит илдә яшисез, яисә әти-әниегез бер мороженое алып бирергә дә саранлана икән, сезне "Сабантуй" газетасының ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсенә чакырабыз: http://vkontakte.ru/sabantuy_net.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 2079 | Дата: 05.10.2011 | Комментарии (1)

       Бөек сатирик Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм «Казан утлары» журналы редакциясе иң яхшы сатирик әсәрләргә үткәрелүче «Печән базары» конкурсына яңа хикәяләр (күләме 15 биттән артмавы шарт), шигырьләр, фельетоннар, пьесалар, скетчлар, пародияләр, эпиграммалар, такмаклар һ. б. кабул итә.
        Авторлар конкурста берничә әсәр белән берничә кат катнаша ала.
       Билгеләнгән премияләр: I урынга — 50000 сум (бер премия) II урынга — 30000 сум (ике премия) III урынга — 10000 сум (өч премия) 5000 сумлык ике кызыксындыру премиясе. Әсәрләр 2011 елның азагына чаклы кабул ителә.
         Чыганак: "Казан утлары" журналы, № 9
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 730 | Дата: 30.09.2011 | Комментарии (0)

                            Укытучы!
        Әлеге сүз күпләр өчен "Әти", "Әни" сүзләре кебек үк газиз. Укытучы әти дә була ала, әни дә була ала, дус та була ала, терәк тә була ала. Бу дөньяга "күзләрне ачтырган" кеше гомер буена синең укытучың булып калачак.
        Кайберәүләр укытучыларын көз айларында яисә майның егерме бишендә кыңгырау чылтыраганда гына искә төшерә. Әти-әнине, укытучыны көн саен искә төшереп, көн саен алар өйрәткәнчә дөрес итеп яшәсәк һәм өзлексез белемнәргә омтылып торсак, бәлки безнең бүгенге киләчәгебез дә күпкә яхшырак булыр иде?!
        Укытучылар көне алдыннан Белем.ру порталы үз кулланучыларына "Укытучыма әйтер сүзем" акциясенең тукталмый эшләп килүен искәртә. Әлеге акцияне без узган елның 1 сентябренда башлап җибәргән идек. Әлеге акция өчен аерым даими адрес та булдырдык: http://belem.ru/ukituchima.
       Әгәр дә укытучыгызга әйтер теләкләрегез, рәхмәт сүзләрегез бар икән - беркайчан да үзегезнең хисләрне тоткарламагыз - аларны безнең порталда язып калдырыгыз. Ә инде язылган яхшы теләкләр, укытучыларгызның рәхмәт сүзләренең кодрәте икеләтә көч белән үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтыр.
        Бу тормышта үзегез дә яхшы укытучы булыгыз һәм укытучыларыгыз өчен дә гомерлеккә иң яхшы укучы булып калыгыз!
                                   Чыганак: http://belem.ru/
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1723 | Дата: 27.09.2011 | Комментарии (0)

         Белем йорты ябылганчы халык җыены уздырылырга тиеш. Әмма Теләнче районы башкарма комитеты болай мәшәкатьләнеп тормаган икән. Күкчә, Ачы, Югары Мәтәскә авылларындагы башлангыч мәктәпләрне, укучылар аз дип, үз белдеге белән генә эшләүдән туктаткан. Шуңа күрә прокуратураның дәгъвасына юлыккан. Мәгариф һәм бала хокукларының төп гарантияләре турындагы федераль кануннарның үтәлмәве искәртелгән.
        Моның ахыры ничек төгәлләнер? Мәктәпләр яңадан ачылырмы? Әллә җирле халыкны куркытып, җыелышта түрәләр өчен кирәкле карар кабул ителерме? Тиздән бу сорауларга ачыклык кертеләчәк.
         Ә сезнең фикерләр ничегрәк, сайтымның кунаклары? Җаваплар көтәм.     
          Чыганак: "Мәгърифәт" газетасы, № 38 (1024) 23 нче сентябрь, 2011 ел
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 690 | Дата: 24.09.2011 | Комментарии (0)

             "Табигать могҗизалары”
      Балалар hәм яшүсмерләр өчен    "Табигать могҗизалары” исемле фотобәйге уздырыла. Сез тулырак мәгълүматны   http://вектор-успеха.рф/ сайтыннан ала аласыз.
        Эшләрегезне 16 нчы сентябрьдән 16 нчы октябрьгә кадәр сайтта терки аласыз. I, II, III урын алган катнашучыларга дипломнар, бүләкләр бирү каралган. Чыганак: http://вектор-успеха.рф/
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 751 | Дата: 20.09.2011 | Комментарии (0)

        Хөрмәтле татар теле укытучылары! Сезнең күп санлы сораулар буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 1-11 нче сыйныфлар өчен "Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы"н электрон форматта тәкъдим итә.
         Әлеге программаны порталыбызның Ресурслар бүлегенә кереп ала аласыз: http://belem.ru/node/3356.
                                            Чыганак: http://belem.ru/
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 2207 | Дата: 07.09.2011 | Комментарии (0)

                                             Хөрмәтле сайтымның кунаклары!
       Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме
    Республика көне белән котлыйм. Сезгә чын күңелдән хезмәт уңышлары, яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
                                      Бәйрәм белән, газиз республика!
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1008 | Дата: 30.08.2011 | Комментарии (0)

    Бүген 30 нчы август - шушы мөбәрәк Ураза айны озату бәйрәме, ягъни Ураза гаете. Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. Вәгазләр, хөтбәләр, АЛЛАХка мактап тәсбих әйтүләр - гаетнең күрке. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: "Һәр игелекле гамәл – сәдака ул". Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. Хөрмәтле мөселманнар! Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1633 | Дата: 30.08.2011 | Комментарии (0)

         ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Мәгърифәт" газетасы белән берлектә, укучылар арасында Г.Тукай тууга 125 ел тулуга багышланган "Г.Тукай - публицист" исемле иҗади эшләр конкурсы үткәрә.
       Чыганак: http://muslum-tat.narod.ru/05.html
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1144 | Дата: 06.08.2011 | Комментарии (3)

         "Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасы инде җәй җиткәч тә балаларны төрле бәйгеләрдән өзми. Газета игълан иткән яңа викторина "Син чәчәкләрне беләсеңме?" дип атала.
         Викторинада 8 сорау гына булса да, аңа җавапларны төгәл һәм тулы итеп бирергә тырышырга кирәк. Җаваплар 1 июльгә кадәр кабул ителә. Викторина сораулары белән газетаның форум өлешендә танышырга була.
       
    Чыганак: http://belem.ru/
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 892 | Дата: 12.06.2011 | Комментарии (0)

         Белгәнегезчә, 2011 нче ел Халыкара төрки мәдәниятләр җәмгыяте "Төрексой" һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан "Тукай елы" дип игълан ителде. Шул җәһәттән "Татмедиа" ААҖ һәм "Салават күпере" журналы нәни талантларыбыз өчен "Нәни Апуш" премиясен булдырды!!! Дускай! Әгәр син Тукай абыйның иҗат сәхифәләрен яхшы беләсең икән, "Салават күпере" журналы игълан иткән өр-яңа бәйгедә катнаша һәм... "Нәни Апуш" сынына ия була аласың! "Нәни Апуш" премиясе түбәндәге номинацияләр буенча тапшырыла: сүз сәнгате - "Иң яхшы әсәр"; рәсем сәнгате һәм һөнәр - "Иң яхшы рәсем", "Иң яхшы кул эше"; музыка - "Иң яхшы җыр", "Иң оста башкаручы"; сәхнә әсәре - "Сүз остасы"; бию - "Сәхнә йолдызы"; "Замана баласы" (презентация, видеофильм, мультфильм әзерләү). Игътибар! Премиягә тәкъдим ителәчәк эшләр (1нче апрель - 1нче сентябрь) "Салават күпере" редакциясендә туплана. Премия 2011нче елның октябрь аенда тантаналы рәвештә тапшырылачак. Уңышлар сиңа, дускай! "Нәни Апуш" сине көтә! Яратып, "Салават күперең! Безнең адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. E-mail: salavatkupere@mail.ru
         Чыганак: http://muslum-tat.narod.ru
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 814 | Дата: 07.06.2011 | Комментарии (0)

     Хөрмәтле сайт кулланучылары! Сезне "Мультимедияле дәрес" исемле республикакүләм конкурста катнашырга чакырабыз. Бәйгенең нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү инcтитуты сайтында танышырга мөмкин (http://www.iro-rt.ru/node/922). Эшләр 2011 нче елның 15 июненә кадәр генә кабул ителә. Катнашырга ашыгыгыз!
    Чыганак: http://muslum-tat.narod.ru/
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 879 | Дата: 26.05.2011 | Комментарии (0)

       "Мәгариф" журналы редакциясе, 2011 ел - Халыкара урманнар елы уңаеннан, урманнарга мәдхия җырлаган, аларны саклау проблемаларын аеруча калку яктырткан иң яхшы дәрес эшкәртмәсенә, иң оригиналь сыйныфтан тыш чара үрнәгенә, публицистик язмага бәйге игълан итә. аңа 18 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көнендә йомгак ясалачак. иң яхшы дип табылган язмалар журнал битләрендә урын алачак. Җиңүчеләргә "Мәгариф" журналы редакциясенең Дипломнары тапшырылачак. саф урман һавасы каләмегезгә иҗат рухы, илһам өстәсен. Иң мөһиме: тирә - юнебездә яшел урманнар шаулап торсын. уңышлар сезгә! Чыганак: "Мәгариф" журналы, №4, 2011 ел, 90 бит
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1051 | Дата: 12.04.2011 | Комментарии (0)

    Әлеге бәйге 21 марттан алып 7 майга кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашырга 6 яшьтән алып 10 яшькә кадәр яшь рәссамнар, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, сәнгать студияләре һәм түгәрәкләре әгъзалары чакырыла. Эшләр 7 майга кадәр 420015, Казан шәһәре, М.Горький урамы, 9 йорт адресы буенча кабул ителә. Бәйгенең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе («Россия-Татарстан» телеканалы, «Вести - Татарстан» программасы), Татарстан Республикасы Дәүләт рәсем сәнгате музее һ.б. Игътибар! Бәйге ике этапта үткәрелә. Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында таба аласыз: http://mon.tatar.ru/rus/index.htm/news/82337.htm.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 759 | Дата: 27.03.2011 | Комментарии (0)

    Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук 2011 елда аның тууына 125 ел тулу уңаеннан карар бирәм:
    1. Татарстан Республикасында 2011 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итәргә.
    2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына элек үзе кабул иткән хокукый актларны әлеге Указга туры китерергә, шулай ук аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка карарлар кабул итәргә.
    3. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына, җәмәгать берләшмәләренә һәм оешмаларга Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елын уздыруда актив катнашырга тәкъдим итәргә.
    4. Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ачык акционер җәмгыятенә, республика һәм урындагы массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елын уздыруны киң яктыртуны тәэмин итәргә.
    5. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
    Татарстан Республикасы Президенты
    Р.Н. Миңнеханов
     Казан, Кремль 2011 ел, 11 февраль
    № ПУ-56
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 787 | Дата: 18.03.2011 | Комментарии (0)


    Copyright MyCorp © 2024 |