Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Шиһабетдин Мәрҗани
исемендәге тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге
галимнәрне, аспирантларны, студентларны, укытучыларны һәм патриотик
тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучыларны 2012 елның 1 ноябрендә узачак
"Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” дигән,
күренекле татар педагогы мәгрифәтчесе Галимҗан Барудиның тууына 155 ел,
татар педагогы, мәгрифәтчесе Салихҗан Барудиның 150 ел уңаеннан
оештырылган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.
Конференциядә татар һәм рус телләрендә чыгыш ясарга мөмкин.
Конференциядә катнашу өчен гаризаны һәм материалларны 1 октябрьгә кадәр
җибәрү сорала.
Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman
шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см поля калдырыла, текст
кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана,
юллар арасы - 1,5; сылтамалар битнең аскы өлешендә бирелә.
Конференция материалларын җыентык итеп чыгару күздә тотыла. Публикация өчен түләү 150 сум. Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була.Хатлар өчен адрес: 420014, Казан шәһәре, Кремль, 5 подъезд, каб.14 (Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге).
Электрон адреслар: citno2010@gmail.com, rezeda.saf@mail.ru
Контактлар өчен телефон: (843) 2921762, факс: (832) 2926482 Гариза үрнәге
1. ФИО (тулысынча).
2. Эш урыны.
3. Вазыйфасы, гыйльми дәрәҗәсе һәм гыйльми исеме.
4. Чыгышның исеме.
5. Адрес, электрон адрес, белешмә өчен телефон (эш / өй), шәһәрнең коды һәм факс. Гаризагыз һәм чыгышыгызның электрон һәм кәгазь варианты алынганнан
соң, Сезгә конференцияне үткәрүнең төгәл датасын күрсәткән чакыру кәгазе
җибәреләчәк. Чыганак: http://tataroved.ru/actions/barudi/ |