Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Чәршәмбе, 24.04.2024, 17:13
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений (98)

    мәктәп яңалыклары [11] илкүләм яңалыклар [65]
    район яңалыклары [4] төрлесеннән [18]

       Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү быел да дәвам итәчәк. Дәүләт аттестациясен үткәрүне регламентлаучы документларның кайберләре инде үз көченә кертелә дә башлады. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 ел, 18 нче октябрь, 08-488 номерлы хаты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында" үз боерыгын чыгарды. Хәзерге вакытта әлеге боерык республиканың барлык муниципаль районнарына да барып ирешкән булырга тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 24 декабрь, б-2405 нче боерыгы нигезендә Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү Татарстан Республикасында быел да дәвам итә. Шунысы сөенечле, боерыкның 2 нче пункты белән Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылар өчен "Татар теле" предметыннан региональ имтихан төп имтиханнарның берсе буларак билгеләнгән. Кайбер мәктәп җитәкчелеге өчен татар теленнән әлеге имтихан өстәмә мәшәкать кенә булып тоелса да, ул - сөенечле мәшәкать. Хәзерге вакытта бу юнәлештә төп эшләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башкара, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү буенча төп эшләрне нәкъ менә ул башкарырга тиеш.
    төрлесеннән | Просмотров: 1169 | Дата: 26.01.2013 | Комментарии (0)

    Каюм Насыйри исемендәге республикакүләм фәнни -практик конференция
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1892 | Дата: 10.01.2013 | Комментарии (0)

    Элек һәм хәзер
    Укучылар күп иде элек,
    язучы сирәк иде.
     Әсәр — рухи азык булып,
     гавамга кирәк иде.
    Хәзер укып вакланмыйлар,
    һәммәсе «иҗат» итә!..
    Китап башын «китап»
    ашый торган заманга җиттек.
     Яшьләрдә — экран-китап.
     Кызык та ул, яңа да. ...
    Кәгазь-китап охшап калды
    рәнҗетелгән анага.
    Равил Фәйзуллинның калган шигырен әлеге сылтама аша кереп укый аласыз:
    http://matbugat.ru/news/?id=7210




    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1766 | Дата: 10.01.2013 | Комментарии (0)

    Казан федераль университетында декабрь ае бу уку йортының китапханәсе тирәсендә туган шау-шу белән үтте. Китапларны Колхоз базары янындагы элек пединститут булган бинага күчереп, Лобачевский исемендәге китапханә залларын коммерция оешмаларына арендага бирәләр дигән хәбәрләр аңа сәбәп булды. Төрле социаль челтәрләрдә университет җитәкчелеге кискен тәнкыйтьләнде. 4 декабрь көнне унлап кеше университетның төп бинасы каршына пикетка да чыкты. Ректор Илшат Гафуров 20 декабрь көнне "китапханә урынында кала, хәзер китапларны электрон вариантка күчерү генә бара” дип белдерде. Әлеге шау-шулар вакытында китапханә директоры Евгений Струков та "бүтән бернинди күченүләр булмаячак. Белем бирү оешмаларының дөньяда рейтингын төзегән вакытта китапханәнең һәр метры да исәпкә алына”, дип әйткән иде. Университет җитәкчелеге сүзләренчә, китапханәдә барысы да ал да гөл кебек, басма китапларны электрон вариантка күчерүгә дә зур игътибар бирелә. Әмма университет хезмәткәрләре дә, галимнәр дә, студентлар да кайчандыр тулысынча өч каты да китапханә булган бу бинадан гыйлем йорты рухы киткәнлеген әйтә. ​​"Китапханәдә хәзер элеккеге кебек иркен каталог заллары юк. Аларны тар гына бер бүлмәгә китереп тыкканнар. Анда эшләүчеләрнең дә кәефләре төшкән. Бу хәл сәламәт акылга сыя торган әйбер түгел", ди галим, филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов. Миңнегулов китапханәдән беркадәр китапны алып китүләре турында ишеткән. "Педагогия институты белән кушылганнан соң бер өлеш китапларны, сакланган диссертацияләрне юк иткәннәр икән дигән сүзләр чыкты ул", ди Миңнегулов. Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина да китапханәдән бик күп китапны алып киткәннәр икән дигән сүзләр ишеткән. Ул үзе каталоглар залын бетереп, аны башка максатларда файдаланганга борчыла. "Анда безнең каталоглар залы бик әйбәт иде. Хәзер аны өченче катка менгергәннәр. Ул каталоглар коридорга куелган. Хәзер бөтен игътибар электрон китапларга гына бирелә. Соңгы елларда басылган китапларның электрон вариантлары бар, ә элек чыккан китапларны электрон вариантта табып булмый. Каталогтагылар электронга күчерелмәгән. Каталоглар белән иркенләп утырып эшләп булмый хәзер. Чит илләрдә китапханәләр электрон каталогларга куып кертелми, ә киресенчә кешеләргә бөтен уңайлыклар тудырыла. Мисал өчен, Германиядә кеше китапханәгә килә, анда заллар шундый зур итеп эшләнгән. Теләгән җиргә утырып эшләү мөмкинлеге тудырылган. Теләгән китапны сканировать итеп үзенең компьютерына электрон адресына җибәрә ала. Болар барсы да бушка эшләнә, залларга заманча җиһазлар урнаштырылган. Дөнья менә шушы якка таба бара. Хәзер Германиянең бөтен китапханәләре берләштерелгән. Син берәр китапханәгә кереп үзең кулланырга теләгән китапны сораткач, әгәр ул анда булмаса, илнең теләсә кайсы китапханәсеннән җибәрергә мөмкиннәр. Син аны бер ай буе куллана аласың. Шулай ук син яшәгән шәһәрдәге китапханәдәге китапны өеңә алып кайтып эшләү мөмкинлеге дә тудырылган. Ягъни китап кешенең кулына керә. Ә без монда кешене китаптан ерагайтабыз. Китаптан гына түгел, хәтта каталогтан да читләштерәбез булып чыга", ди Заһидуллина. ​​Аның сүзләренчә, фәнни хезмәтләр язганда, әгәр эшләнә калса, электрон каталог белән генә әллә кая китеп булмый. Электрон каталоглар беренчедән алып бишенче курска кадәр укучы студентлар өчен генә яхшы ул. "Китапханә – фән эшли торган урын, ә ул хәзер бөтенләй юкка чыгып бара”, ди Заһидуллина. Китапханәдә "Татар залы” иң беренче һөҗүмгә дучар була. Ике факультетны, педтагы һәм университеттагы татар факультетларын кушу сылтавы белән бу залны бетереп, андагы китапларны филология һәм сәнгать институты урнашкан бинага җибәрәләр. 2008 елдан алып 2011 елның июненә кадәр китапханәнең директоры булып эшләгән, КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин университет җитәкчелегенең бу гамәлен татар рухын юк итү буларак бәяли. "Мин Казандагы төрле нәшриятлар, төрле институтлар белән хезмәттәшлек урнаштырган идем. Бөтенесенә хатлар язып татарга, татар тарихына, әдәбиятка караган китапларны максималь алдырырга тырыштым. Хәзерге директорга болар берсе дә кирәкми. Ул аның турында уйламый да. "Татар залы" булганда бу залга хәтта һәрбер район газеты да килә иде. Аларны бар кеше дә күрерлек итеп киштәләргә урнаштырып бардык. Студент үз районында булган яңалыклар белән таныша ала иде. Бу залда татар язучыларының һәм башкаларның сурәтләре эленеп торды. Татарның күренекле шәхесләре, татарга караган вакыйгаларга багышлап төрле күргәзмәләр оештырылды. Бу зал безнең мәдәнияткә, әдәбиятка, тарихка караган бер рухи үзәк иде. Компьютерлар белән җиһазланган һәм үз картотекасы булган бу залда 60-лап кеше өстәл артына утырып эшли алды”, ди Миңнуллин. Аннары, Миңнуллин сүзләренчә, китапханәнең фәнни хезмәткәрләр залы "корбан була”. "Элек фәнни хезмәткәрләр өчен махсус китапханә залы бар иде. Аның урынына университетның багучылар шурасы һәм гыйльми шураның утырышлар залын эшләделәр. Аңа бик күп акчалар түгелде. Алар хәзер китапханәгә кеше әз йөри, андагы мәйданнар буш тора дигән сәясәт алып бара”, ди Миңнуллин. ​​Миңнуллин директор булган вакытта Лобачевский исемендәге китапханәне гыйлем учагы итеп саклап калырга тырыша. Үз фикерен алга сөргәнгә аны бу урыннан алалар да. "Дөресен әйтим, мин китапханәне саклап калу өчен каршы торырга тырыштым. Татарча газет һәм журналларны алдыруны да алар бик нык кистеләр. Басма китап алуга каршы булдылар", ди Миңнуллин. Чыннан да, яңа директор Струков сүзләренчә, китапханәдә киләчәктә басма әдәбиятка артык урын булмаячак. 2013 елда электрон версиягә 20 миллион сум тотарга җыенсалар, басма китап һәм газет-журналларны бары тик 4-5 миллионлык кына алырга исәплиләр. "Хәзер басма китаплар белән бик эшлиселәре килми. Имеш, урын юк дип әйтмәкче булалар. Урын бар, әмма аларның күңелләрендә китапка урын юк. Китапханәдә басма китапларга урын җитәрлек", ди Миңнуллин. Каталоглар залын юк итү дә университет җитәкчелегенең басма китаплардан арынырга теләвен күрсәтә. Ә ул мәйданнар исә акча китерә торган эшләргә тотылырга мөмкин. Университет галимнәре, студентлар арасында китапханәнең хәйран гына өлешен Сбербанкка биргәннәр икән дигән сүз таралган. Галимнәр бинаның бу өлешенә бөтенләй үтә алмауларын, анда сакчы куелганын әйтә. Струков: "Бу банк түгел, ә уку бүлмәләре, анда банк хезмәткәрләре һәм безнең укытучылар да белем бирә”, дип белдерә. Әмма шул ук вакытта Струков, килешү нигезендә, Сбербанкка анда үз тыңлаучыларын да укыту мөмкинлеге бирелгәнлеген яшерми. Бу сүзләр исә китапханәнең бер өлешен банкка арендага биргән булырга мөмкиннәр дигән шик уята. ​​Казан федераль университеты сайтында китапханә бинасына кагылышлы бит бар. Ул "Лобачевский исемендәге фәнни китапханә” дип атала һәм китапханә эшчәнлеге турында сөйли. Менә шул битнең уң ягында "мәгариф-мәдәни комплексы” (образовательно-культурный комплекс) дигән язу тора. Аңа бассаң, тагын бер бит ачыла һәм китапханә бинасы эчендәге залларның төрле чаралар үткәрергә мөмкин булуы тасвирлана. Хәтта "чаралар үткәргәндә кешеләрне төрлечә гадәти театрдагы кебек һәм банкеттагы кебек итеп утыртып булу” мөмкинлеге дә күрсәтелә. Шунда ук бу залларның берәрсен арендага алу юллары да күрсәтелгән. Хәтта ризыклы чаралар үткәрү мөмкин икәнлеге дә язылган. Китапханә ишекләре элекке елларда студентлар, галимнәр һәм шулай башка югары уку йортлары вәкилләре өчен ачык булса да, киң җәмәгатьчелеккә керү чикләнде. XIX гасырда Казанда яшәгән һәркем дә университет китапханәсенә кереп китап укый алган. Хәзер исә китап укып гыйлемгә чумарга түгел, акчаң булса, берәр юбилей, ризыклы чара үткәрергә теләүчеләргә ишекләр һәркемгә дә ачык булып чыга. Университет җитәкчелеге китапханәне башка максатларда, акча эшләү өчен эшләтергә җыена. Струков бүген китапханәдә 6,5 миллион китап барлыгын әйтә. Казан федераль университеты китапханәсе Русиядәге югары уку йортлары арасында китап саны белән Мәскәү һәм Петербурдан кала өченче урында тора. Әлегә. Галимнәр: "Казан үзен дөнья башкаларының берсе буларак танытырга тели икән, анда бик яхшы китапханә булырга һәм ул байый барырга тиеш. Ул мөмкин кадәр заманча һәм хәзерге укучыга яраклы булырга тиеш. Ул китапханәгә барып китап укый алмыйсың һәм укыр җир юк икән, бу фәнне юкка чыгарырга теләүләрен күрсәтә. Дөньяда бөтен әйбер дә акча китермәскә мөмкин. Шул исәптән китапханә дә. Анда укыган гыйлемле белгечләр киләчәктә күбрәк акча китерәчәк тармакларны җитәкләргә мөмкиннәр. Китапханә халык байлыгы булырга тиеш”, дип әйтә. Чыганак: http://www.azatliq.org
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 940 | Дата: 10.01.2013 | Комментарии (0)

    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде. - 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен; - 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен; - 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; - 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен; - 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; - 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк. Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән. 12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин. 12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12°С салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8°С тан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5°С тан түбән булмаганда. 14-15 яшьлек укучылар өчен 15°С ка кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8°С ка кадәр салкын булганда. 16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары өчен – 16°С ка кадәр салкын көндә урамда спорт белән шөгыльләнү мөмкин, 5 м/с тизлектә җил һәм 15°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 10°С ка кадәр салкын булганда. Әгәр җилнең тизлеге 10 м/с артып китсә, физкультура дәресләрен ачык һавада үткәрү рөхсәт ителми. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
    төрлесеннән | Просмотров: 655 | Дата: 17.12.2012 | Комментарии (0)

       Республика Хөкүмәте эшче профессияләрнең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Әлеге максаттан инде дүртенче ел рәттән иң яхшы студентлар өчен «Лицеистлар балы» оештырыла. Быел бу чарага студентлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Моның исә сәбәбе дә бар - яшьләрне урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән таныштыруны мәктәп бусагасыннан ук башларга кирәк. Яшүсмер әлеге уку йортларына үз теләге белән, нинди һөнәр сайлаячагын белеп барсын. Әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру максатыннан укучылар арасында «Киләчәккә билет» исеме астында республикакүләм иншалар бәйгесе оештырылды. Мәктәбебездән Рәзил Сабиров иншалар бәйгесендә катнашып, Гран-прига лаек булды. (Укытучысы -Гөләндәм Гөлүс кызы Хәлиуллина) Аны бу зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз.
    төрлесеннән | Просмотров: 826 | Дата: 24.11.2012 | Комментарии (0)

    Бер - бер артлы ике язма укырга туры килде. Һәм башымда шундый уй "кайный": Монда, туып, яшәргә дә өлгермәгән, гомумән, тормышның ямен дә татырга өлгермәгән сабыйларның ни гаебе бар?!

         Курск өлкәсе Коренево авылында бөтен кешене тетрәндерерлек хәл була - ике бала пожарда янып үлә. Яшь әни кеше берьюлы ике баласын югала. Малаена 2 яшь, кызына әле 1 яшь кенә булган. Кем гаепле икәнен әле дә ачыклау бара. Әмма сорау бик авыр. Пожар булыр алдыннан электриклар әлеге өйгә килеп 1122 сум бурычы җыелган гаиләнең электр утын өзеп китәләр. Электрикларга бурыч алай зур да түгел, югыйсә. Өйдә якты булсын һәм балалар караңгыдан курыкмасыннар өчен Яна күрше өйдә яшәгән әтисе янына кереп шәмнәр ала, әлеге хәлдә ярдәм итәр дип әтисенә ышанып кала. Балалары йокыга киткәч шәмнәрне сүндерә һәм үзе дискотекага чыгып китә. Шулай да, янгын сүндерүчеләр пожарның нәкъ әлеге шәмнәрдән килеп чыгуын раслыйлар. Башка фикерләр дә бар. Беркемнең дә гаепне үз өсләренә аласылары килми. Кемдер әнине гаепли, кемдер сабый балаларны утсыз калдырган электрикларны, кемдер хөкүмәтне... Әмма балалар инде исән түгел.

         6 нчы октябрь төнендә Актаныш районының Байсар җирлегендә коточкыч фаҗига булды – Иске Байсар авылында яшәүче Рәзилә Заманова йортында янгын чыгып, утта аның өч баласы һәм абыйсы Фаиз Заманов янып үлделәр. Ут төнге 1сәгать 20 минутта чыга, сәбәпләре әлегә төгәл билгеле түгел. Район янгынчылык бүлегенең, Байсар җирлегенең үзенең янгын сүндерү машиналары урынга тиз килә, эшли, әмма, фин йорты, мәгълүм булганча, бик тиз көлгә әйләнә. Әлеге гаилә, авыр гаилә буларак, район социаль яклау бүлегендә һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә тора. Комиссия тарафыннан балалар бер мәртәбә Мөслим районы Карамалы авылындагы приютка да урнаштырыла. Әниләре Рәзилә дәвалану курс үтеп, тормышын җайга салу өчен тырышканын күреп, балаларның үзләренең дә "әни” дип өзелеп торуын исәпкә алып, май аенда балалар кабат гаиләгә кайтарыла. Сентябрь аеннан Рәзилә Фәдит кызының кабат спиртлы эчемлекләр куллана башлау очраклары сизелә башлый. Бу төнне исә әни кеше үзе белән бергә йоклаган өч баласын – 9 яшьлек Айгиз, 5 яшьлек Гөлчәчәк һәм 2 яшьлек Алинәне коткара алган, ә 12 яшьлек Инзилә, Айгизнең игезәк сыңары Айзат һәм 4 яшьлек Марсель уттан чыга алмыйлар. Аларның һәм Фаиз Замановның мәетләре табылды, тикшерү бара. Исән калган өч баланы шушы көннәрдә Мөслим районындагы социаль приютка урнаштырачаклар.
     
    Уйланырлык та шул!!!
    төрлесеннән | Просмотров: 1309 | Дата: 11.11.2012 | Комментарии (0)

    2013 елның 18-19 апрелендә конференция уза. Фәнни - практик эшләрне татарча, русча, инглизчә язарга була. Түләүле. Тулырак мәгълүматны беркетелгән файлдан укыгыз
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 973 | Дата: 10.11.2012 | Комментарии (0)

    5 - 11 нче сыйныф укучылары өчен илкүләм конкурс! "Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган иҗади бәйге". Катнашу - бушлай.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1245 | Дата: 10.11.2012 | Комментарии (0)

       Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәрне, аспирантларны, студентларны, укытучыларны һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучыларны 2012 елның 1 ноябрендә узачак "Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” дигән, күренекле татар педагогы мәгрифәтчесе Галимҗан Барудиның тууына 155 ел, татар педагогы, мәгрифәтчесе Салихҗан Барудиның 150 ел уңаеннан оештырылган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.

      Конференциядә татар һәм рус телләрендә чыгыш ясарга мөмкин. Конференциядә катнашу өчен гаризаны һәм материалларны 1 октябрьгә кадәр җибәрү сорала.

    Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см поля калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы - 1,5; сылтамалар битнең аскы өлешендә бирелә.

        Конференция материалларын җыентык итеп чыгару күздә тотыла. Публикация өчен түләү 150 сум.

       Материалларны почта яки электрон адрес буенча җибәрергә була.Хатлар өчен адрес: 420014, Казан шәһәре, Кремль, 5 подъезд, каб.14 (Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге).

       Электрон адреслар: citno2010@gmail.com, rezeda.saf@mail.ru

        Контактлар өчен телефон: (843) 2921762, факс: (832) 2926482
          Гариза үрнәге
    1. ФИО (тулысынча).
    2. Эш урыны.
    3. Вазыйфасы, гыйльми дәрәҗәсе һәм гыйльми исеме.
    4. Чыгышның исеме.
    5. Адрес, электрон адрес, белешмә өчен телефон (эш / өй), шәһәрнең коды һәм факс.
       Гаризагыз һәм чыгышыгызның электрон һәм кәгазь варианты алынганнан соң, Сезгә конференцияне үткәрүнең төгәл датасын күрсәткән чакыру кәгазе җибәреләчәк.
          Чыганак: http://tataroved.ru/actions/barudi/

    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1330 | Дата: 14.09.2012 | Комментарии (0)


    Copyright MyCorp © 2024 |