Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Рәсми Татарстан | |
Керү формасы |
|
|
| | |
|
"Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе (+ нигезләмә)
Информация | | Фотография |
13.08.2012, 15:14 |
"Идел" Яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырып алып бара. Бәйге каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле яшьләрне ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру максатыннан традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
Бәйгедә 14 яшьтән алып З0 яшькә кадәр Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала.
Бәйге өч этаптан тора: I этап - әдәби әсәрләрне кабул итү. (2012 елның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр.)
II этап - сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү. (2012 елның 1 – 30 октябре.)
III этап - йомгаклау өлеше. Алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантлар катнашында өч көнлек иҗат мәктәбе оештырыла. (2012 елның ноябре.)
Тулырак мәгълүматны "Идел" Яшьләр үзәге сайтында яисә беркетелгән нигезләмәдә таба аласыз. |
Добавил: Гөләндәм |
Контактное лицо: Гөләндәм E
|
Просмотров: 1241
| Размещено до: 13.09.2013
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
| | |
|
|