Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның Филология
һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11
сыйныф укучылары арасында "Татарга тылмач кирәк" дип исемләнгән бәйге
үткәрә. Бәйгенең нигезләмәсе республиканың мәктәпләренә барып ирешкән дә
инде. Бәйге һәр укучы өчен дә ачык. Бәйгенең беренче туры 5-15 сентябрь
көннәрне дистанцион формада үтәчәк. Беренче турда катнашырга өлгерү өчен
5 сентябрьгә кадәр КФУның Филология һәм сәнгать институты сайтында
теркәлергә кирәк. Бәйгедә катнашучыларга рус теленнән татар теленә һәм
татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча биремнәр җибәреләчәк. Икенче тур 17-19 октябрь көнне үткәрелә, бәйгенең әлеге турында
катнашу өчен чакыру хатлары шулай ук катнашучыларның электрон почта
ящикларына киләчәк.
Бәйгедә катнашкан һәр укучы һәм аның укытучысына сертификат, ә җиңеп
чыккан укучы һәм аның укытучысына дипломнар тапшырылачак, дип хәбәр
ителә бәйгенең нигезләмәсендә. Бәйге белән якыннан танышу өчен Белем.ру
порталына рәхим итегез! http://belem.ru/node/3794
|