Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 03:56
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений » илкүләм яңалыклар

    В категории объявлений: 65
    Показано объявлений: 41-60
    Страницы: « 1 2 3 4 »


    Сортировать по: Дата буенча · Исеме буенча · Рейтинг буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
    "Күчтәнәч" тапшыруында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125-еллыгына багышланган конкурс башланды. 15нче апрельгә кадәр иң нәни тамашачыларыбыздан үз куллары белән эшләгән әйберләр, ясаган рәсемнәр, үзләре язган әкият, шигырьләр көтәбез. Төп шарт - алар барысы да сөекле Тукаебызның иҗатын чагылдырырга тиеш. Иҗат җимешләрегезне 420095 Казан шәһ, Шамил Усманов ур., 9 йорт адресына җибәрегез. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләр дә көтә!
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1217 | Дата: 24.02.2011 | Комментарии (4)

    Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов республикабызда 2011 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү турында Указга кул куйды. Шушы олуг юбилейга багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында онлайн-викторина үткәрелә. Викторина татар һәм рус телләрендә уздырыла. Ул өч этаптан гыйбарәт булачак. Һәрбер этапта шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган өчәр сорау бирелә һәм һәр сорауга өч-дүрт җавап варианты тәкъдим ителә. Викторина 2011 нче елның февраль, март, апрель айларында уза. Нәтиҗәләр 2011 нче елның апрель ае азагында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
    http://kitaphane.tatar.ru/viktorinatat.htm
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1900 | Дата: 23.02.2011 | Комментарии (4)

        Укытучылар һәм укучы яшьләр өчен татар телендә чыгарыла торган "Мәгърифәт” атналык газетасының 15 нче февралендә туган көне иде. Туган көне генә дә түгел - юбилее. Аның беренче саны 1991 елның 15 февралендә дөнья күргән. Ул көннәрдән бирле укучыларга инде 992 сан барып ирешә алган.
        "Мәгърифәт” – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы хакында төгәл мәгълүмат биреп кенә калмыйча, мәгариф учреждениеләре проблемаларын киң яктырта, мәгариф системасын реформалаштыру буенча республика һәм бөтенроссия программалары турында фикер алышуга чакыра, яшь буынны укыту һәм тәрбия процесслраын ачып бирә, алдынгы укытучылар, фән эшлеклеләре тәҗрибәсе белән уртаклаша, укучыларны укыту өлкәсендәге яңа инновацион программалар, алдынгы технология һәи методология белән таныштырып бара.
       "Белем.ру" колективы "Мәгърифәт” газетасы хезмәткәрләрен, аларның укучыларын әлеге бәйрәме белән тәбрик итә. Укыгыз, мәгърифәтле булыгыз!

       Чыганак: http://belem.ru/node/3057
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1230 | Дата: 15.02.2011 | Комментарии (0)

        Казан укытучыларының хезмәт хакын алу вакыты үзгәртелде. 1 гыйнвардан гамәлгә кергән 83нче Федераль Закон нигезендә бюджет һәм автоном учреждениеларын финанслау тәртибе үзгәрешләр кичерде. Моңа бәйле рәвештә, кызганычка каршы, гыйнвар аенда аванс акчасы тоткарланды. Әмма бүгенге көндә, Казанның мәгариф идарәсе хәбәр итүченчә, барлык укытучылар да аванс акчасын тиешле күләмдә алган.
        Киләчәктә акча түләү мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, 2011 елның февраленнән акча түләү вакыты тулысынча үзгәрәчәк. Хезмәт хакы айның 11ендә, аванс исә 25ендә түләнер дип көтелә. Шулай итеп, гыйнвар акчасын мөгаллимнәр хәзер 11 февральдә алачак. Бу үзгәрешләр мәктәпләрнең эчке тәртип кагыйдәләренә һәм коллектив килешүләренә дә кертелергә тиеш. Билгеле булганча, моңа кадәр укытучылар эш хакын айның 3-5ендә, ә авансны 17-19ында ала иде.

                       Чыганак:http://belem.ru/node/3031

    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 828 | Дата: 06.02.2011 | Комментарии (0)

      Озакламый, ягъни 2011 елның 13 нче апрелендә, татар теленнән "Зирәк тиен" конкурс - уены үткәрелә. Чыганак: http://odardetikazan.3dn.ru/
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 2328 | Дата: 25.01.2011 | Комментарии (1)

       "Дөнья бүген һәм иртәгә - 2011": мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән иҗади эшләр конкурсы. Республикакүләм бәйге балалар өчен оештырыла, әмма "Укытучыларның иҗади эшләре" номинациясе дә булдырылган. Татар телендә башкарылган эшләр дә кабул ителә. Җиңүчеләр язгы каникул көннәрендә бүләкләнә, барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырыла. Балаларның укытучыларына Рәхмәт хатлары бирелә. Чыганак: http://muslum-tat.narod.ru/05.html
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 888 | Дата: 25.01.2011 | Комментарии (0)

    Катнашмый калма! "IX Межрегиональных юношеских научно-исследовательских чтений имени Каюма Насыйри"дип исемләнгән әлеге конкурста төрле юнәлештә язылган фәнни - тикшеренү эшләре һәм рефератлар белән катнашып була. Өч этапта уздырылган әлеге конкурста татар һәм рус телендәге эшләр кабул ителә. (Тулырак мәгълүматны фотография бүлеге эченә кереп укырга)
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 740 | Дата: 13.01.2011 | Комментарии (0)

         Узган ел Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында "Танылган татар язучыларының күптомлыклары” сериясен тәкъдир итү кичәсе булган иде. Анда бер төркем татар зыялылары милли китап язмышы турында фикер алышты. "Идел-Пресс”ның генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов: ”Тиздән Казанда Универсиада уздырырга җыенабыз, димәк безгә дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар киләчәк. Алар, әлбәттә, безнең тарих һәм мәдәни-әдәби мирасыбыз белән дә кызыксынмый калмас. Шуңа күрә, татар язучылары әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп чыгару да зарур. Бәлкем 2012 елны "Китап елы” дип игълан итәргәдер”, - дигән теләген дә белдергән иде.
          Китап - рухи тормышның нигезе. Һәм татар басмалары да үзенең язмышын чал дәверләрдән үк исәпләп килә. Татар басма китабының тарихын 1722 елда Астраханьда Петр Iнең поход типографиясендә чыккан "Манифест”ыннан башларга кирәк. Чөнки аны чыгаруда татар осталары да катнашкан һәм ул татарлар арасында таралган.XVIII йөзнең соңгы чирегендә татар китапларын басу Петербургның Сенат типографиясендә дәвам итә.
         1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган "Азиат” типографиясе була. Бөек Октябрь революциясенә кадәр унбиш меңнән артык татар милли басмасы дөнья күргәнлеге мәгълүм. Аларның гомуми тиражы 50 миллион данәдән арта, ди галимнәр. Тиражы ягыннан 1917 елга хәтле чыккан татар китабы илебездә рус басмаларыннан кала беренче урында тора. Татар китапларының күпчелеге дөньяви, демократик, прогрессив әсәрләрдән тора. Татар әдипләренең шигырь, хикәя, драма әсәрләреннән торган биш йөзгә якын китап дөнья күргән.
         Археограф галим Марсель Әхмәтҗанов "Дәшми калмам газраильне күргәндә дә” дип исемләнгән публицистик җыентыгында Казанда Татар Китабы музееның проектын тәкъдим итә. Үзе озак еллар кулъязма һәм басма мирас белән эш иткән мөхтәрәм галимебезнең тәкъдимнәре шактый кызыклы. Ул хронологик принципны уртага куеп татар китабының бай тарихын тулы һәм камил рәвештә яктырту буенча оригиналь фикерләрен әйтә. Чыннан да "без – китаплы халык” дип сөйләргә яратабыз. Олуг форумга – Универсиадага киләчәк кунаклар рухи мирасыбыз белән кызыксына калса, аларны казан уртасында гөрләп эшләп торучы Татар Китабы музее буйлап йөртеп чыгу нинди күңелле булыр иде бит. Өстәвенә бу адым милли тормышыбыз турында дөньяга аваз салуның бер галәмәте дә булыр иде! Чыганак: http://intertat.ru
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1290 | Дата: 13.01.2011 | Комментарии (0)

        Информацион технологияләр кулланып, "Мир сегодня и завтра-2011" исеме астында республикакүләм иҗади эшләр конкурсы уза. Конкурс мәктәп укучылары арасында үтә. Катнашучылар вакытында заявка тутырырга, эшләрне күрсәтелгән адрес буенча җибәрергә, нигезләмәдә күрсәтелгәннәрне тиешенчә башкарырга тиешләр. Һәр номинация буенча 3 призлы урын билгеләнә, җиңүчеләр диплом һәм призлар белән бүләкләнәләр. Ә катнашучыларга сертификатлар, аларның җитәкчеләренә рәхмәт хатлары җибәрелә. Тулырак мәгълүматны укырга....
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 860 | Дата: 12.01.2011 | Комментарии (3)

          Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты (шагыйрә Рифә Рахман җитәкчелегендә) 2010 елның 1 ноябреннән 31 декабрьгә кадәр бәйгеләр игълан итә. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен "Саф чишмәләр” конкурсы. Дәвамын тулырак укырга...
    Чыганак: http://belem.ru/
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 684 | Дата: 20.11.2010 | Комментарии (0)

        Бәйге бердәм республика имтиханын (БРИ) татар телендәге сыйфатлы КИМнар белән тәэмин итү максатыннан оештырыла (Казан,13 ноябрь, "Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә 2011 елның бердәм республика имтиханы өчен контроль исәпләү материаллары (КИМ) төзүгә конкурс игълан иткән иде. Конкурска материаллар агымдагы елның 20 ноябрендә кабул ителә башлый. Тулырак укырга...
    Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/ 
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 2958 | Дата: 14.11.2010 | Комментарии (4)

    Хөрмәтле дуслар! ТДГПУ "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсын башлап җибәрде. Анда ТР мәктәп укучылары гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 9-11 нче сыйныф укучылары да катнаша ала.
    Тулырак укырга...
    Чыганак: "Мәгърифәт” газетасы, №45, 12 ноябрь, 2010 ел, 1 бит
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1645 | Дата: 13.11.2010 | Комментарии (0)

         2010 нчы ел - Укытучы елы уңаеннан, "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте "Электр иминлеген тәэмин итү" темасына мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр арасында бәйге игълан итә. Биредә татар һәм рус телләрендә дәрес эшкәртмәләре, ачык дәрес үрнәкләре, сыйныфтан тыш дәрес үрнәкләре һ.б. шундый төр язмалар кабул ителә. Язмаларыгызны "Мәгърифәт" газетасына юллагыз. Шулай ук балаларның электрдан зыян күрүен кисәтү хакында үткәрелгән чаралар, башкарылган эшләр, очрашулар һ.б. турында сездән хатлар, эчтәлекле язмалар, шигырь, хикәяләр, матур-матур рәсемнәр дә җибәрергә була. Конкурс язмалары шушы елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 22 декабрь - Энергетиклар көненә багышланган "Без кабызган утлар" сәхифәсендә биреләчәк.  

     Чыганак: "Мәгърифәт" газетасы, № 39, 1 октябрь, 2010 нчы ел.

    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 889 | Дата: 08.10.2010 | Комментарии (0)

         Кадерле дуслар! Барлык укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф системасында эшләүче барлык хезмәткәрләрне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Беренче сентябрь - халык бәйрәме, һәм ул һәрберебез өчен якын һәм кадерле. Тулырак укырга...
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 705 | Дата: 01.09.2010 | Комментарии (0)

             Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм! 1990 елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгәннән соң узган егерме ел республикабыз һәм аның күпмилләтле халкы өчен гаять әһәмиятле вакыйгаларга бай булды.
             Кадерле дуслар! Сез иҗади хезмәтегезне, туган ягыбызны эчкерсез яратыгыз, Ватаныбызга олы мәхәббәтегез сүнмәсен. Татарстан Республикасында һәрбер йортка муллык һәм бәрәкәт иңсен! Сезгә исәнлек-саулык һәм зур бәхетләр телим! Республика Көне котлы булсын!
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 594 | Дата: 30.08.2010 | Комментарии (0)

        Халык санын алуның иң яхшы талисманы бәйгесе игълан ителде. Бәйге шартлары буенча талисман уңай тәэсирләр уятырга, истә калырлык булырга тиеш. Ул реклама— мәгълүмати продукция җитештерүдә, аңлату эшләре уздырылачак агитацион чараларда кулланылачак. Бәйгедә беренче урын алучыга 30 мең, ә икенче урынга 20 мең сум акча каралган. Бәйгедә исә 18 яше тулганнар гына катнаша ала.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 800 | Дата: 23.08.2010 | Комментарии (0)

         Укытучы тормышы чигүле келәм кебек: төрле төсләргә - хисләргә төрелгән аллы - гөлле дөнья. Аны тоемлау гына җитми, шул дөньяның үзгендә кайнарга, мең мәшәкать, шатлык - борчуларын йөрәгең аша кичерергә дә кирәк. Бу вакытта каләм ярдәмгә килә, күңел иләгеннән хисләр кәгазьгә тама. 
         2010 - Укытучы елы уңаннан, "Мәгърифәт" газетасы редакциясе мөгаллимнәр арасында хикәяләргә бәйге игълан итә. Тема ирекле. Конкурста укытучылары белән бергә өлкән сыйныф укучылары, студентлар да катнаша ала. Бәйгегә Укытучы елы ахырында йомгак ясалачак. Иң яхшы иҗат җимешләре газета битләрендә урын алачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.  
       Хатларыгызны түбәндәге адрес буенча юллый аласыз: 420066, Казан, Чистай урамы, а/т 135. Электрон адрес: magrifat@inbox.ru. Язма белән бергә газетаның даими укучысы булуыгызны раслаган квитанцияне (яки аның күчермәсен) дә теркәргә онытмагыз.
                                 Чыганак: "Мәгърифәт" газетасы, 20 нче август, 2010 ел.
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 1697 | Дата: 22.08.2010 | Комментарии (0)

    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 елда экология лагерьлары һәм лагерь-мәктәпләре республика бәйгесен уздыру турында хәбәр итә. Бәйге агымдагы елның июль-ноябрь айларында оештырыла. Конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куя. Оештыру эшләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә Республика экология-биология методика үзәге алып бара. Бәйгенең максаты – экология белеме бирү аша үсеп килүче буында экологиягә карата үз фикерен булдыру. Конкурсның бәйге-максатларын тормышка ашыру экология лагерьларындагы тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттыруны, актуаль һәм перспектив тәрбия һәм белем бирү методикаларын ачыклау; югары уку йортлары һәм галимнәр белән элемтәләрне үстерү, алар ярдәмендә балаларның фәнни тикшеренүләрен уздыруны күз алдында тота. Бәйге нәтиҗәләре экология лагерьлары (стационар, палаткалы, мәктәпяны), лагерь-мәктәпләр номинацияләре буенча чыгарыла.
                                                        Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 859 | Дата: 11.08.2010 | Комментарии (0)

    2010 елның октябрендә Русиядәге халыкны санаячаклар. Җанисәп алу ун елга бер тапкыр үткәрелсә, соңгы җанисәп 2002 елда булу сәбәпле, бу юлы сигез елдан үтә. Бу хәл Русия тормышында, халыклар тормышында зур вакыйга. Сигез ел эчендә булган үзгәрешләр халыкның саны турында гына түгел, ә сыйфаты турында: аның кайда яшәве, ничә яшьтә булуы, яшәү һәм хезмәт шартлары турында да сөйләячәк Җанисәп кәгазьләрендәге бик күп сорауларның җиденчесе: "Сезнең милләтегез нинди?”. Үзенчәлек бар. Бу юлы шушы сорауны сан алучылар беркемгә дә бирмәскә тиеш. Һәркем үз кулы белән язса гына дөрес була. Шушы матдә үтәлерме? Кешеләр үзләренең милләтен күрсәтерме? Хәзер милләтне паспортта да күрсәтмиләр бит. Кайберәүләр үз милләтен хәтта хәтерләми дә. Күп милләтле гаиләләрдә әти милләте, әни милләте дип баш вату да булачак. Узган җанисәп вакытында Русия татарлары 36 меңгә генә артты. Бу ярты процент чамасы. Ә башка милләтләр 20, 25, 50 %ка артканнары бар. Ни өчен татарларның саны әкрен үсә? Бу урбанизация, цивилизация нәтиҗәсеме? Әллә кайбер төбәкләрдә бер милләттән икенчегә күчереп, үзгәртеп язуның нәтиҗәсеме? 2010 елда җанисәп вакытында бу ничек хәл ителәчәк?
    илкүләм яңалыклар | Просмотров: 683 | Дата: 11.08.2010 | Комментарии (0)


    Copyright MyCorp © 2024 |