Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Рәсми Татарстан | |
Керү формасы |
|
|
| | |
|
В категории объявлений: 65 Показано объявлений: 61-65 |
Страницы: « 1 2 3 4 |
Сортировать по:
Дата буенча ·
Исеме буенча ·
Рейтинг буенча ·
Фикерләр буенча ·
Караулар буенча
Быел, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада барлыгы 21 яңа мәктәп ачарга планлаштыралар. Шуларның берсе – Казанның Совет районында 864 урынга исәпләнгән 21 нче гасыр мәктәбе. Моннан тыш Яңа Савин районында – 1000, Алабугада – 800, Әлмәттә 860 укучыга исәпләнгән урта уку йортлары сафка басачак. Шулай ук Менделеевск, Әлки, Апас, Арча, Баулы, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Чирмешән һ.б. районнарда яңа мәктәп биналары яисә янкормалар төзелә.
Нәниләр дә игътибардан читтә калмаган: быел җөмһүриятебездә 3490 урынга исәпләнгән 17 балалар бакчасы ачылачак.
Чыганак: "Мәгърифәт” газетасы, №31, 6 нчы август, 2010 нчы ел |
Быел республикабызда гомумбелем учреждениеләрендә бердәм мәктәп формасы кертеләчәк. Алдагы елларда Азнакай, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман районнарының барлык мәктәпләрендә бердәм форма кертелгән иде. Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай муниципаль районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең кайбер мәктәпләрендә дә попечительләр советы һәм ата – аналар комитеты карарлары белән бердәм стандарт нигезендә киенә башлаганнар. Мәктәптә бердәм форма булдыруның өстен яклары, саный китсәң, шактый җыела, хәтта аның кимчелекле ягы да юк диярлек. Педагогик коллективларның күпчелеге менә шундый фикердә. Бу балалар арасындагы матди тигезсезлекне дә каплар иде, ди мәгариф хезмәткәрләре. Чыганак: "Мәгърифәт” газетасы, №31, 6 нчы август, 2010 нчы ел |
| 04.08.2010, 22:59 |
"Мөгаллимнең
укыту һәм тәрбия эшчәнлегенә, иҗади һәм һөнәри үсүенә стимул булырга
тиеш”, дип саный Президент. Искә төшерик, моңа кадәр "Мәгариф” илкүләм
өстенлекле проекты кысаларында педагогик эшчәнлектә зур уңышларга
ирешкән мөгаллимнәргә бирелгән премия күләме ике тапкыр кечерәк иде. Бәйгедә катнашу кагыйдәләре, таләпләре белән танышырга мөмкин, файл Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан алынды. Чыганак:http://mazitova.ucoz.ru |
|
| 17.06.2010, 13:39 |
Вакансияләр турындагы мәгълүматта белем бирү учреждениеләре
җитәкчеләре һәм төбәкләрнең мәгариф идарәсе органнары белән элемтәгә
керү өчен телефоннар һәм электрон адреслар урын алачак. Уку йортларын
тәмамлаучы студентлар тиешле формада заявкалар юллый, аннары исә
аларның гаризалары Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан тикшерелә.
Таләпләргә туры килгән дәгъвачы мәктәпкә эшкә алыначак һәм аның белән
килешү төзеләчәк.
Россия субъекты һәм яшь белгеч арасында төзелгән килешүдә шулай ук
төбәкнең дәүләт программасын финанслауда катнашу бурычы (торак белән
тәэмин итү, төрле «өстәмәләр» булдыру һ.б.) һәм укытучының мәктәптә
эшләү вакыты буенча йөкләмәләр чагылыш табачак, дип хәбәр итә РФ
Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
«Мәктәптә эшләргә теләк белдергән иң яхшы югары уку йортларын
тәмамлаучыларга грантлар рәвешендәге ярдәм «Безнең яңа мәктәп»
президент инициативасын тормышка ашыруда беренче адымнарның берсе булып
тора. Инде мәктәптә эшләүче мөгаллимнәрнең һөнәри үсеше исәбенә генә
мәгарифнең яңа сыйфатын тәэмин итү мөмкин түгел. Мәктәп - ул даими
рәвештә яңарыш таләп итүче тере организм», - дип билгели РФ Мәгариф һәм
фән министры Андрей Фурсенко.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе субъектларыннан укытучылар
вакансияләре буенча мәгълүмат җыелган. Федераль ярдәм таралыш алган
1000 вакансияне сайлауда махсус оештырылган эш төркеме шөгыльләнәчәк.
Бу төркем составына Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, халык мәгарифе
һәм фәне хезмәткәрләренең профсоюз вәкилләре, федераль округлардагы,
дәүләт хакимияте органнарындагы Россия Федерациясе президентының тулы
вәкаләтле вәкилләре керәчәк.
«Әлеге проект ике позиция буенча мөһим. Беренчедән, без конкурс
нигезендә югары уку йортларын тәмамлаучыларга - яшь мөгаллимнәргә ярдәм
итәчәкбез. Бу мәктәпләрдәге кадрлар составының яшәрүенә булышлык итә.
Икенчедән, ярдәмне беренче чиратта авыл җирлегендә һәм ерак төбәкләрдә
урнашкан мәктәпләргә эшләргә килүче укытучыларга күрсәтү
планлаштырылган. Шул рәвешле илебезнең барлык балалары өчен белем алу
мөмкинлеге тигезләшә», - дип ассызыклый А.Фурсенко. Чыганак: http://mazitova.ucoz.ru |
|
Россия буенча мәктәпләрдә 1 меңгә якын вакансия бар. Әлеге мәгълүматны Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.
Вакансияләр саны Себер регионында аеруча күп - 233 вакансия. Идел
буе регионында исә барлыгы 165 вакансия бар. Татарстан Республикасына
килгәндә вакантлы урыннар саны - 46.
Әлеге вакантлы урыннар турында беркетелгән файлда мәгълүмат бирелгән.
Чыганак:http://www.belem.ru |
| |
| | |
|
|