Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Рәсми Татарстан | |
Керү формасы |
|
|
| | |
|
"Нәни Апуш" премиясе сине көтә
Информация | |
07.06.2011, 18:35 |
Белгәнегезчә, 2011 нче ел Халыкара төрки мәдәниятләр җәмгыяте "Төрексой" һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан "Тукай елы" дип игълан ителде. Шул җәһәттән "Татмедиа" ААҖ һәм "Салават күпере" журналы нәни талантларыбыз өчен "Нәни Апуш" премиясен булдырды!!!
Дускай! Әгәр син Тукай абыйның иҗат сәхифәләрен яхшы беләсең икән, "Салават күпере" журналы игълан иткән өр-яңа бәйгедә катнаша һәм... "Нәни Апуш" сынына ия була аласың! "Нәни Апуш" премиясе түбәндәге номинацияләр буенча тапшырыла:
сүз сәнгате - "Иң яхшы әсәр";
рәсем сәнгате һәм һөнәр - "Иң яхшы рәсем", "Иң яхшы кул эше";
музыка - "Иң яхшы җыр", "Иң оста башкаручы";
сәхнә әсәре - "Сүз остасы";
бию - "Сәхнә йолдызы";
"Замана баласы" (презентация, видеофильм, мультфильм әзерләү).
Игътибар! Премиягә тәкъдим ителәчәк эшләр (1нче апрель - 1нче сентябрь) "Салават күпере" редакциясендә туплана.
Премия 2011нче елның октябрь аенда тантаналы рәвештә тапшырылачак.
Уңышлар сиңа, дускай! "Нәни Апуш" сине көтә!
Яратып, "Салават күперең!
Безнең адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт.
E-mail: salavatkupere@mail.ru
Чыганак: http://muslum-tat.narod.ru |
Добавил: Гөләндәм |
Контактное лицо: Гөләндәм E
|
Просмотров: 816
| Размещено до: 07.11.2011
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
| | |
|
|