Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Рәсми Татарстан | |
Керү формасы |
|
|
| | |
|
Ураза гаете котлы булсын!
Информация | |
30.08.2011, 06:39 |
Бүген 30 нчы август - шушы мөбәрәк Ураза айны озату бәйрәме, ягъни Ураза гаете. Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. Вәгазләр, хөтбәләр, АЛЛАХка мактап тәсбих әйтүләр - гаетнең күрке. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: "Һәр игелекле гамәл – сәдака ул". Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия.
Хөрмәтле мөселманнар! Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим! |
Добавил: Гөләндәм |
Контактное лицо: Гөләндәм E
|
Просмотров: 1705
| Размещено до: 30.12.2011
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
| | |
|
|