Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Рәсми Татарстан | |
Керү формасы |
|
|
| | |
|
"Укытучыма әйтер сүзем" акциясе дәвам итә
Информация | |
27.09.2011, 07:48 |
Укытучы! Әлеге сүз күпләр өчен "Әти", "Әни" сүзләре кебек үк газиз. Укытучы әти дә була ала, әни дә була ала, дус та була ала, терәк тә була ала. Бу дөньяга "күзләрне ачтырган" кеше гомер буена синең укытучың булып калачак.
Кайберәүләр укытучыларын көз айларында яисә майның егерме бишендә кыңгырау чылтыраганда гына искә төшерә. Әти-әнине, укытучыны көн саен искә төшереп, көн саен алар өйрәткәнчә дөрес итеп яшәсәк һәм өзлексез белемнәргә омтылып торсак, бәлки безнең бүгенге киләчәгебез дә күпкә яхшырак булыр иде?!
Укытучылар көне алдыннан Белем.ру порталы үз кулланучыларына "Укытучыма әйтер сүзем" акциясенең тукталмый эшләп килүен искәртә. Әлеге акцияне без узган елның 1 сентябренда башлап җибәргән идек. Әлеге акция өчен аерым даими адрес та булдырдык: http://belem.ru/ukituchima.
Әгәр дә укытучыгызга әйтер теләкләрегез, рәхмәт сүзләрегез бар икән - беркайчан да үзегезнең хисләрне тоткарламагыз - аларны безнең порталда язып калдырыгыз. Ә инде язылган яхшы теләкләр, укытучыларгызның рәхмәт сүзләренең кодрәте икеләтә көч белән үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтыр. Бу тормышта үзегез дә яхшы укытучы булыгыз һәм укытучыларыгыз өчен дә гомерлеккә иң яхшы укучы булып калыгыз! Чыганак: http://belem.ru/
|
Добавил: Гөләндәм |
Контактное лицо: Гөләндәм E
|
Просмотров: 1731
| Размещено до: 27.12.2011
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
| | |
|
|