Быел республикабызда гомумбелем учреждениеләрендә бердәм мәктәп формасы кертеләчәк. Алдагы елларда Азнакай, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман районнарының барлык мәктәпләрендә бердәм форма кертелгән иде. Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай муниципаль районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең кайбер мәктәпләрендә дә попечительләр советы һәм ата – аналар комитеты карарлары белән бердәм стандарт нигезендә киенә башлаганнар. Мәктәптә бердәм форма булдыруның өстен яклары, саный китсәң, шактый җыела, хәтта аның кимчелекле ягы да юк диярлек. Педагогик коллективларның күпчелеге менә шундый фикердә. Бу балалар арасындагы матди тигезсезлекне дә каплар иде, ди мәгариф хезмәткәрләре. Чыганак: "Мәгърифәт” газетасы, №31, 6 нчы август, 2010 нчы ел |