Быел, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада барлыгы 21 яңа мәктәп ачарга планлаштыралар. Шуларның берсе – Казанның Совет районында 864 урынга исәпләнгән 21 нче гасыр мәктәбе. Моннан тыш Яңа Савин районында – 1000, Алабугада – 800, Әлмәттә 860 укучыга исәпләнгән урта уку йортлары сафка басачак. Шулай ук Менделеевск, Әлки, Апас, Арча, Баулы, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Чирмешән һ.б. районнарда яңа мәктәп биналары яисә янкормалар төзелә.
Нәниләр дә игътибардан читтә калмаган: быел җөмһүриятебездә 3490 урынга исәпләнгән 17 балалар бакчасы ачылачак.
Чыганак: "Мәгърифәт” газетасы, №31, 6 нчы август, 2010 нчы ел |