Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Рәсми Татарстан | |
Керү формасы |
|
|
| | |
|
Игътибар! Яңа бәйге! "Җылы сүз - җан эретә"
Информация | |
22.08.2010, 21:07 |
Укытучы тормышы чигүле келәм кебек: төрле төсләргә - хисләргә төрелгән аллы - гөлле дөнья. Аны тоемлау гына җитми, шул дөньяның үзгендә кайнарга, мең мәшәкать, шатлык - борчуларын йөрәгең аша кичерергә дә кирәк. Бу вакытта каләм ярдәмгә килә, күңел иләгеннән хисләр кәгазьгә тама.
2010 - Укытучы елы уңаннан, "Мәгърифәт" газетасы редакциясе мөгаллимнәр арасында хикәяләргә бәйге игълан итә. Тема ирекле. Конкурста укытучылары белән бергә өлкән сыйныф укучылары, студентлар да катнаша ала. Бәйгегә Укытучы елы ахырында йомгак ясалачак. Иң яхшы иҗат җимешләре газета битләрендә урын алачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
Хатларыгызны түбәндәге адрес буенча юллый аласыз: 420066, Казан, Чистай урамы, а/т 135. Электрон адрес: magrifat@inbox.ru.
Язма белән бергә газетаның даими укучысы булуыгызны раслаган квитанцияне (яки аның күчермәсен) дә теркәргә онытмагыз.
Чыганак: "Мәгърифәт" газетасы, 20 нче август, 2010 ел. |
Добавил: Гөләндәм |
Контактное лицо: Гөләндәм E
|
Просмотров: 1705
| Размещено до: 22.09.2010
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
| | |
|
|