Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Рәсми Татарстан | |
Керү формасы |
|
|
| | |
|
Рәзилнең уңышлары безне сөендерде
Информация | |
24.11.2012, 16:30 |
Республика Хөкүмәте эшче профессияләрнең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Әлеге максаттан инде дүртенче ел рәттән иң яхшы студентлар өчен «Лицеистлар балы» оештырыла.
Быел бу чарага студентлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Моның исә сәбәбе дә бар - яшьләрне урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән таныштыруны мәктәп бусагасыннан ук башларга кирәк. Яшүсмер әлеге уку йортларына үз теләге белән, нинди һөнәр сайлаячагын белеп барсын.
Әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру максатыннан укучылар арасында «Киләчәккә билет» исеме астында республикакүләм иншалар бәйгесе оештырылды. Мәктәбебездән Рәзил Сабиров иншалар бәйгесендә катнашып, Гран-прига лаек булды. (Укытучысы -Гөләндәм Гөлүс кызы Хәлиуллина) Аны бу зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. |
Добавил: Гөләндәм |
Контактное лицо: Гөләндәм E
|
Просмотров: 856
| Размещено до: 24.12.2013
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
| | |
|
|