Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Җомга, 29.03.2024, 12:54
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений » район яңалыклары

    В категории объявлений: 4
    Показано объявлений: 1-4


    Сортировать по: Дата буенча · Исеме буенча · Рейтинг буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
       1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган мәктәпләрнең кадерен белеп яшик. Алган белемнәребез иман китерсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын.
        1 нче сентябрь - Белем бәйрәме белән!
    район яңалыклары | Просмотров: 2481 | Дата: 01.09.2011 | Комментарии (3)

    Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан "Тукайның әкият дөньясы" исеме астында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында рәсем конкурсы үткәрә. Рәсемнәрегезне, дуслар, А4 форматындагы биткә ясап,Сарман "Шәфкать” үзәгенә тапшыруыгыз сорала. Әлбәттә, рәсемнең артына эшнең исеме, авторы, яшегез, адрес һәм телефон номерыгыз язылган булу шарт. Эшләрегезне 2011 нче елның 15 нче апреленә кадәр юллый аласыз. Конкурска нәтиҗә 22 нче апрель көнне "Шәфкать" үзегендә ясалачак. Белешмәләр өчен телефоннар - 2-62-00, 2-56-70
    район яңалыклары | Просмотров: 829 | Дата: 18.03.2011 | Комментарии (0)

         Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы укучы балалар арасында Бөтенроссия халык санын алуга багышланган "Дети рисуют перепись" дигән рәсемнәр һәм "Я, ты, он, она, вместе - целая страна" исеме астында иншалар конкурсы игълан итте.
         Конкурста барлык сыйныф укучылары да катнаша ала. Ул, аларның яшеннән чыгып, тугыз номинациядә үтәчәк. Һәр номинациядә җиңүчеләр акчалата бүләкләнәчәк. 1000 сумлык 20 кызыксындыру бүләге дә бар.
        Конкурслар ике турда үтәчәк: сайлап алу туры районда, икенче тур - Казанда. Эшләрне бәяләгәндә, аның тематикага туры килүе, халык саны алу темасының әһәмиятен ачып бирә алуы, эштә кулланылган мәгълүматларның дөреслеге һ.б. исәпкә алыначак.
         Рәсемнәр конкурсының район туры - 10 нчы сентябрьгә, иншалар конкурсы 20 нче сентябрьгә кадәр бара. Республика турына нәтиҗә 10 нчы октябрьгә кадәр ясалачак һәм халык санын алуның беренче көнендә - 14 нче октябрьдә җиңүчеләрне бүләкләүләр булачак.
         Чыганак: "Сарман" газетасы, №68, 1 нче сентябрь, 2010 нчы ел
    район яңалыклары | Просмотров: 814 | Дата: 02.09.2010 | Комментарии (0)

    Укытучы елында районда күп төрле чаралар үткәрелде һәм үткәрелеп килә. Гомерләрен балаларга аң – белем, тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр – чын – чыннан олы хөрмәткә, мактауга лаек. "Сарман мәгълүмат – мөхәррият үзәге”ндә эшләүче журналистлар да алар хезмәтенә олы бәя биреп, ел башыннан "Сез салдыгыз белем орлыкларын күңелебезнең ошбу түренә...” дигән конкурс игълан иттеләр. "Сарман” газетасы хәбәрчеләреннән укыткан, белем биргән, олы тормыш юлына әзерләгән төрле фән укытучылары, тәрбиячеләр хакында язмалар көтеп кала. Ә конкурста җиңү яулаган язма герое укытучыларның август киңәшмәсендә "Сарман мәгълүмат – мөхәррият үзәге”нең махсус бүләген алачак.
                        Чыганак: "Сарман” газетасы, №58, 28 нче июль, 2010 нчы ел.

    район яңалыклары | Просмотров: 785 | Дата: 10.08.2010 | Комментарии (0)


    Copyright MyCorp © 2024 |