Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Җомга, 19.04.2024, 02:58
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений » мәктәп яңалыклары

    В категории объявлений: 11
    Показано объявлений: 1-11


    Сортировать по: Дата буенча · Исеме буенча · Рейтинг буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
          "Гаудеамус" дип аталган студентлар гимнын татарчага тулысынча тәрҗемә итү буенча бәйге игълан ителгән иде. Тәрҗемәнең сүзләре, әлбәттә, студентлар гимнының көенә туры килү конкурсның шарты булып саналды.
           Ниһаять, 2010 елның 15 нче декабрендә УНИКСның Кече залында "Шигъри сабантуй" бәйгесе вакытында конкурс нәтиҗәләрен җиткерделәр. Әлеге бәйгедә Сарман районы Илексаз мәктәбенең татар теле укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы җиңүче дип табылды” дигән җөмләләрне "Әллүки” сайты битләреннән уку минем өчен зур шатлык булды.
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 848 | Дата: 13.01.2011 | Комментарии (2)

        Укытучылар, укучылар һәм ата – аналарны берләштерүче "Татарстан Республикасында электрон белем бирү” проекты кысаларында Илексаз мәктәбе дә эшен башлап җибәрде. www.edu.tatar.ru адресы буенча, укучылар гына түгел, хәтта әти – әниләр дә үзләренең логинын, паролен язып әлеге сайтка керә алалар.    
           Киләчәктә Мәгариф челтәрендә ата – аналар электрон көндәлек аша балаларының укуы, өлгереше турында мәгълүмат ала алачаклар. Ә укучыларга белем бирү программалары, уку курслары, предметлар турында белешмәләр бар.
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 914 | Дата: 08.01.2011 | Комментарии (0)

         Мәктәптә бәйрәм!
           Күңелле дә, серле дә бәйрәм - ул Яңа ел! Кемнәр генә көтеп алмый икән аны! Менә без дә Илексаз мәктәбендә 29 нчы декабрь көнне ул бәйрәмне зурлап үткәрдек. Җырлы - биюле әлеге бәйрәмдә һәммә кеше күңел ачты.
         2011 нче елда да Һәр барчабыз бүгенгедәй шат, көләч йөзле, ә иң мөһиме, бәхетле һәм сәламәт булсак иде.
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 819 | Дата: 30.12.2010 | Комментарии (0)

        Бакчада бәйрәм!
    Балалар бакчасына 28 нче декабрь көнне күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Шат, бәхетле балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
                                             Хуш киләсең, Яңа 2011 ел! Төкле аягың белән!
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 1049 | Дата: 30.12.2010 | Комментарии (0)

                                                                            Хөрмәтле сайтымның кунаклары!
      
       Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
    Безнең ишекләребезне сак кына атлап килүче, йомшак күңелле, тәртип яратучы Куян елы шакый. Бу ел өйләребезгә
    сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр алып килсен, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын! Кайгы болыты сезне һәрчак читләтеп үтсен. Бәхет касәләрегез ташып торсын. Тормышта очрап торган төрле проблемаларга, борчу-мәшәкатьләргә, кризисларга бирешмичә, алга куйган эшләрне җиренә җиткереп үтәрбез, бер-беребезнең кадерләрен белеп яшәрбез, дип ышанасы килә. Һәрбарчагызга семья бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим.
                                Иң изге теләкләр белән Гөләндәм Гөлүс кызы

     


    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 969 | Дата: 26.12.2010 | Комментарии (0)

         Яна ел бәйрәмен кемнәр генә көтеп алмый икән?! Бакча балалары да салкыннан куркып тормадылар: апалары Раушания Шәвәлиева, Светлана Байхуҗина һәм Минния Хәлиуллина белән, кар тәгәрәтеп, менә дигән чыршылар арасында утырган Куян кызын ясап куйдылар.
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 1093 | Дата: 23.12.2010 | Комментарии (0)

    Бүген Илексаз мәктәбендә зур кунаклар килде. Клара апа Булатова һәм Дамир ага Гарифуллин белән очрашу булды. Әлеге күркәм бәйрәмдә аларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштык. Балалар шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Якташларыбыз истәлеккә бүләк итеп шигырьләр җыентыкларын бүләк иттеләр. Бу очрашудан бик җылы хисләр белән таралыштык.
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 931 | Дата: 23.12.2010 | Комментарии (1)

    Табигатькә ак тунлы кыш килде. Ә без салкыннан курыкмыйбыз. Чана, чаңгы шуабыз, экскурсияләрдә булабыз. Без сәламәтлек яклы!
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 1797 | Дата: 19.12.2010 | Комментарии (0)

       Балаларның күптән көтеп алган бәйрәмнәре – Яңа 2011 нче ел якынлаша. Инде мәктәптә дә җанлылык сизелә башлады. Укучылар үзләренең сыйныфларын Кыш бабабыз килүгә бизиләр, сыннар ясарга әзерләнәләр, газета чыгару өчен материаллар туплыйлар һәм "Бал маскарад” хакында фикер алышалар. Котлы булсын ЯҢА ЕЛЛАР. Зур уңышлар, шатлык - куанычлар, сәламәтлек кенә алып килсен.
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 1252 | Дата: 13.12.2010 | Комментарии (1)

    26 ноябрь көне - "Әниләр көне”.
        Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
         26 нчы ноябрь көнне Илексаз мәктәбендә дә әлеге бәйрәм бик күңелле үтте. Укучылар әниләренә булган олы рәхмәт хисләрен, нәфис сүзгә  һәм
    җырларга төреп, иң олы кешеләре - Әниләренә юлладылар. Озын гомерле булыгыз, ӘНИЛӘР!
    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 720 | Дата: 13.12.2010 | Комментарии (0)

    Озын каникуллар инде узып бара. Ә шулай да без мәктәп яны бакчасын карап, түтәлләргә су сибеп, чәчәкләрне тәрбияләргә дә вакыт табабыз. Гөлбакчага әйләнгән мәктәбебез безне 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме көнне каршы алырга әзер.

    мәктәп яңалыклары | Просмотров: 968 | Дата: 10.08.2010 | Комментарии (1)


    Copyright MyCorp © 2024 |