Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы укучы балалар арасында Бөтенроссия халык санын алуга багышланган "Дети рисуют перепись" дигән рәсемнәр һәм "Я, ты, он, она, вместе - целая страна" исеме астында иншалар конкурсы игълан итте.
Конкурста барлык сыйныф укучылары да катнаша ала. Ул, аларның яшеннән чыгып, тугыз номинациядә үтәчәк. Һәр номинациядә җиңүчеләр акчалата бүләкләнәчәк. 1000 сумлык 20 кызыксындыру бүләге дә бар.
Конкурслар ике турда үтәчәк: сайлап алу туры районда, икенче тур - Казанда. Эшләрне бәяләгәндә, аның тематикага туры килүе, халык саны алу темасының әһәмиятен ачып бирә алуы, эштә кулланылган мәгълүматларның дөреслеге һ.б. исәпкә алыначак.
Рәсемнәр конкурсының район туры - 10 нчы сентябрьгә, иншалар конкурсы 20 нче сентябрьгә кадәр бара. Республика турына нәтиҗә 10 нчы октябрьгә кадәр ясалачак һәм халык санын алуның беренче көнендә - 14 нче октябрьдә җиңүчеләрне бүләкләүләр булачак. Чыганак: "Сарман" газетасы, №68, 1 нче сентябрь, 2010 нчы ел |