Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Җомга, 26.04.2024, 13:56
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Файлы » Файллар каталогы » Дәрес өчен

    Татар мәктәпләрендә татар әдәбиятыннан төп гомуми белем мәктәп курсы өчен үрнәк билетлар
    [ Скачать с сервера (190.5 Kb) ] 05.05.2012, 08:28

    Имтихан билетлары, нигездә, 7, 8, 9 нчы сыйныф материалларына таянып төзелде, аерым очракларда алдагы сыйныфта үтелгәннәргә дә мөрәҗәгать ителде. Татар мәктәпләрендә әдәбият дәресләре ике программага (А.Әхмәдуллин һәм А.Яхин) нигезләнеп укытыла. Имтиханга сораулар төзү барышында бу як та исәпкә алынды, ягъни ике программа өчен дә уртак әдипләр сайланды, аларның ике программада каралган әсәрләре тәкъдим ителеп, укучыга сайлап алу мөмкинлеге калдырылды.

    Шул критерийлар нигезендә сораулыклар төзүнең билгеле бер системасы эшләнде. Имтихан билетларында беренче сораулар аерым бер әдип иҗатына яки билгеләнгән әдәби чорга хронологик бәя бирүне алга куя һәм укучыдан күрсәтелгән вакыт аралыгында әдәбиятның төп сыйфатларын, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, үзенчәлекләрен аерып чыгаруны, тулы җаваплар бирүне таләп итә. Икенче сорау тәкъдим ителгән әсәргә анализ ясауга йөз тота һәм укучының әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып алуын, әдәби әсәрнең темасын, идеясен, автор күтәргән проблемаларны дөрес билгели алуын, геройга характеристика бирү мөмкинлеген тикшерү максатын алга куя. Моннан тыш сораулар укучының әдәбиятны, әсәрне аңлау дәрәҗәсен генә түгел, аңа шәхси мөнәсәбәтен белдерү, логик фикерләү дәрәҗәсен, иҗади мөмкинлекләрен, эрудициясен дә ачыкларга мөмкинлек бирә.

    Имтихан өчен 2 комплект билетлар тәкъдим ителә: аларның берсе татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына, икенчесе рус мәктәбендә белем алучы татар укучыларына йөз тотып төзелде.

    Әлеге ике комплект имтихан билетлары да үрнәк буларак тәкъдим ителә һәм мәктәпләр тарафыннан имтихан билетлары төзү барышында кулланыла ала. Укытучы аларны үзгәртү хокукына ия: сорауларның урыннарын, формулировкаларын алыштырырга яки аерым сорауларны үзгәртергә мөмкин.

    Категория: Дәрес өчен | Добавил: Гөләндәм
    Просмотров: 2077 | Загрузок: 497 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 1
    0  
    1 әлфизә   (17.03.2013 21:23) [Материал]
    9 -сыйныфлар өчен билетларны карап чыгарга рөхсәт итегез әле.Хөрмәт белән- Әлфизә.

    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]

    Copyright MyCorp © 2024 |