Имтихан билетлары, нигездә, 7, 8, 9 нчы сыйныф материалларына таянып
төзелде, аерым очракларда алдагы сыйныфта үтелгәннәргә дә мөрәҗәгать
ителде. Шул критерийлар нигезендә сораулыклар төзүнең билгеле бер
системасы эшләнде. Имтихан билетларында беренче сораулар аерым бер әдип
иҗаты хакында мәгълүмат бирүне һәм аның күрсәтелгән әсәрен бәяләүне алга
куя, әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып алуны, әдәби әсәрнең
темасын, идеясен, автор күтәргән проблемаларны дөрес билгели алуны таләп
итә.
Икенче сорау тәкъдим ителгән әсәргә билгеләнгән яссылыкта анализ
ясауга йөз тота һәм укучының теге яки бу әсәр сюжетына кагылышлы
элементларны билгели алуын, геройга характеристика бирү мөмкинлеген
тикшерү максатын алга куя. Моннан тыш сораулар укучының әдәбиятны,
әсәрне аңлау дәрәҗәсен генә түгел, аңа шәхси мөнәсәбәтен белдерү, логик
фикерләү дәрәҗәсен, иҗади мөмкинлекләрен, эрудициясен дә ачыкларга
мөмкинлек бирә.
Имтихан өчен 2 комплект билетлар тәкъдим ителә: аларның берсе татар
мәктәпләрендә укучы татар балаларына, икенчесе рус мәктәбендә белем
алучы татар укучыларына йөз тотып төзелде.
Әлеге ике комплект имтихан билетлары да үрнәк буларак тәкъдим ителә
һәм мәктәпләр тарафыннан имтихан билетлары төзү барышында кулланыла ала.
Укытучы аларны үзгәртү хокукына ия: сорауларның урыннарын,
формулировкаларын алыштырырга яки аерым сорауларны үзгәртергә мөмкин.
|