Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Рәсми Татарстан | |
Керү формасы |
|
|
| | |
|
Нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектерелә?
Информация | |
17.12.2012, 08:11 |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде.
- 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен;
- 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен;
- 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен;
- 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк.
Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән.
12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин.
12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12°С салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8°С тан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5°С тан түбән булмаганда.
14-15 яшьлек укучылар өчен 15°С ка кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8°С ка кадәр салкын булганда.
16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары өчен – 16°С ка кадәр салкын көндә урамда спорт белән шөгыльләнү мөмкин, 5 м/с тизлектә җил һәм 15°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 10°С ка кадәр салкын булганда.
Әгәр җилнең тизлеге 10 м/с артып китсә, физкультура дәресләрен ачык һавада үткәрү рөхсәт ителми.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat |
Добавил: Гөләндәм |
Контактное лицо: Гөләндәм E
|
Просмотров: 656
| Размещено до: 17.08.2013
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
| | |
|
|