Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Җомга, 19.04.2024, 23:25
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений » төрлесеннән

    БДИга эзерләнүнең бер сәгате — 690 сум
    Информация | 10.04.2012, 06:33
    Яз килүе чыгарылыш сыйныфта укучылар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә бик мәшәкатьле вакыт. Язгы чорда һәркемнең организмы болай да какшый, аның өстәвенә укучыларны БДИга бәйле борчулар да көтә. Бердәм дәүләт имтиханнары шулкадәр куркытмас иде дә, аңа таләпләр елдан-ел арта бара. Әйтик, Рособрнадзор 2012 елга математика өчен минималь баллны 24, ә рус теленнән 36 балл итеп билгеләгән. Ике ел элек математикадан бу күрсәткеч 21 балл тәшкил иткән. Алай да кайбер фәннәрдән минималь балл киметелгән. Әйтик, 2010 һәм 2011 елллардагы балларны чагыштырып, информатика, җәмгыять белеменнән укучыларга бераз бәхет елмайган дип әйтергә була. Ләкин аңа карап хәл җиңеләйми - бирем үтәлешенә, сынауны оештыруга катгый таләпләр куела. Шуңа, күрәсең, БДИ тапшырудан куркып, үз-үзенә кул салучылар саны үсә. Ике ел элек имтиханны бирә алмадым дип, якты дөнья белән хушлашкан Мәскәү малае Евгений Голобородьконың да үлеме сәбәбен имтихан тудырган стресс дип аңлаттылар. Соңыннан аның рус теленнән 56 балл җыйган булуы ачыкланган. Университетка укырга керер өчен бу җитәрлек бит! Табиблар әйтүенчә, имтихан нәтиҗәләрен ай дәвамында көтү кайбер укучыларны әнә шундый адымга этәрә, укучыларның нерв системасын какшата. Ә менә быел кызы Алинә 11 сыйныфны тәмамларга тиеш Сәрия апаның бу фикер белән бик үк килешеп бетми. «Инде ничә ел буе кызыма әзерлән, укы, өйрән дип киләм, ул һаман интернетта утыра, йә дуслары белән урамда трай тибә. Укучыларның белем дәрәҗәсе төшүенә шул заман яңалыклары сәбәпче дип саныйм. Аннары, алар имтиханга ике көн кала әзерләнә башлый да, әлбәттә, безгә дә, аларга да стресс була бу вакыйгалар! Оешканлык юк. Мәктәптә БДИга әзерләнергә йөриләр, анысыннан да әллә ни файда күрмим», дип сөйләде әни кеше җәмәгать транспортында. Авылда үскән сеңлем мәктәптә имтиханнарга әзерләнү өчен өстәмә факультатив дәресләргә йөрде, хәер, аннан да әллә ни файда күрмәде. «Дәреснең яртысы укытучы апаны көтеп уза иде», дип сөйли 2006 елда БДИ биргән туганым. Аның каравы, бүген репетиторлар яңа төр сынаулар ярдәмендә рәхәтләнеп акча эшли. Әлбәттә, алар арасында укучыга күпмедер дәрәҗәдә аң-белем керткәнннәре дә бар. Ләкин репетиторларның демографик хәл кимүенә бәйле, укучыларны үзләренә җәлеп итү ысулларына шаккатасың. Элек «математикадан (физикадан) БДИга әзерлим» дигән язуларны мәктәп укытучылары игълан такталарына, җәмәгать транспортына элеп йөрсә, хәзер бу юнәлештә махсус оешмалар эшли. Әгәр Казанда 3 метрга 6 метр мәйданлы игълан тактасына реклама урнаштыруның бәясе 6 мең сумнан башланса, аның бер айлык арендасы 16 мең сумнан да ким түгел. Шәһәрдә берничә урында «БДИга әзерлибез» дигән мондый такталарны күреп, репетиторлар аз эшләми икән дип уйлап куясың. Үзем эштән кайтышлый Казанның компрессор заводы тирәсендәгесендәге шул матур рекламага карап узам. Моннан тыш хәзер укучылар социаль сайтларда сынауларга әзерләнү юлларын гына карап утырмый, бирем үрнәкләре, әзер җавапларын тарата. Иң кызыгы - бүген акчага он-лайн режимда БДИга әзерләүче оешмалар да бар. Интернеттан юри генә шундыйларны эзләп карагыз әле. Биредә бер фән буенча бер академик сәгать (45 минут) дәвамындагы укыту 690 сум тора (!). Сайтта дәресне түләү юлы бик яхшы аңлатыла, ә менә мөгаллимнәр турында төгәл мәгълүмат юк. Күбесенең кайда эшләгәне дә әйтелми. Университетта өлкән укытучы дип күрсәтелгән бер репетиторны шул уку йортының сайтыннан ничаклы эзләсәм дә, ул кеше турында ләм-мим. Башка чыганакларда да андый шәхес күренми. Сайт администрациясе хәбәр иткәнчә, веб-репетитор хезмәтеннән инде 6584 укучы файдаланган. Ә менә укучы имтиханын бирә алмаса, репетиторны җаваплылыкка тарта торган закон юк. Россия күләмендә кайбер фәннәр буенча БДИдан икеле алучылар саны артса, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына караганда, республикабыз укучылары мондый сынауларга яхшы әзерләнә: берничә ел статистикасыннан күренгәнчә, имтиханда минималь балл җыя алмаган чыгарылыш сыйныф укучылар кимегән, кайбер фәннәрдән хәтта ике-өч тапкырга. Күрәсең, татарстанлылар шикле репетиторлар белән эш итми. Чыганак: http://intertat.ru/tt
    Добавил: Гөләндәм | Контактное лицо: Гөләндәм E
    Просмотров: 874 | Размещено до: 10.12.2012 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]

    Copyright MyCorp © 2024 |