Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 21:33
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений » төрлесеннән

    В категории объявлений: 18
    Показано объявлений: 1-18


    Сортировать по: Дата буенча · Исеме буенча · Рейтинг буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
       Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү быел да дәвам итәчәк. Дәүләт аттестациясен үткәрүне регламентлаучы документларның кайберләре инде үз көченә кертелә дә башлады. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 ел, 18 нче октябрь, 08-488 номерлы хаты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында" үз боерыгын чыгарды. Хәзерге вакытта әлеге боерык республиканың барлык муниципаль районнарына да барып ирешкән булырга тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 24 декабрь, б-2405 нче боерыгы нигезендә Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү Татарстан Республикасында быел да дәвам итә. Шунысы сөенечле, боерыкның 2 нче пункты белән Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләренең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылар өчен "Татар теле" предметыннан региональ имтихан төп имтиханнарның берсе буларак билгеләнгән. Кайбер мәктәп җитәкчелеге өчен татар теленнән әлеге имтихан өстәмә мәшәкать кенә булып тоелса да, ул - сөенечле мәшәкать. Хәзерге вакытта бу юнәлештә төп эшләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башкара, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү буенча төп эшләрне нәкъ менә ул башкарырга тиеш.
    төрлесеннән | Просмотров: 1152 | Дата: 26.01.2013 | Комментарии (0)

    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде. - 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен; - 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен; - 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; - 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен; - 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; - 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк. Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән. 12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин. 12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12°С салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8°С тан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5°С тан түбән булмаганда. 14-15 яшьлек укучылар өчен 15°С ка кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8°С ка кадәр салкын булганда. 16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары өчен – 16°С ка кадәр салкын көндә урамда спорт белән шөгыльләнү мөмкин, 5 м/с тизлектә җил һәм 15°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 10°С ка кадәр салкын булганда. Әгәр җилнең тизлеге 10 м/с артып китсә, физкультура дәресләрен ачык һавада үткәрү рөхсәт ителми. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
    төрлесеннән | Просмотров: 652 | Дата: 17.12.2012 | Комментарии (0)

       Республика Хөкүмәте эшче профессияләрнең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Әлеге максаттан инде дүртенче ел рәттән иң яхшы студентлар өчен «Лицеистлар балы» оештырыла. Быел бу чарага студентлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Моның исә сәбәбе дә бар - яшьләрне урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән таныштыруны мәктәп бусагасыннан ук башларга кирәк. Яшүсмер әлеге уку йортларына үз теләге белән, нинди һөнәр сайлаячагын белеп барсын. Әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру максатыннан укучылар арасында «Киләчәккә билет» исеме астында республикакүләм иншалар бәйгесе оештырылды. Мәктәбебездән Рәзил Сабиров иншалар бәйгесендә катнашып, Гран-прига лаек булды. (Укытучысы -Гөләндәм Гөлүс кызы Хәлиуллина) Аны бу зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз.
    төрлесеннән | Просмотров: 819 | Дата: 24.11.2012 | Комментарии (0)

    Бер - бер артлы ике язма укырга туры килде. Һәм башымда шундый уй "кайный": Монда, туып, яшәргә дә өлгермәгән, гомумән, тормышның ямен дә татырга өлгермәгән сабыйларның ни гаебе бар?!

         Курск өлкәсе Коренево авылында бөтен кешене тетрәндерерлек хәл була - ике бала пожарда янып үлә. Яшь әни кеше берьюлы ике баласын югала. Малаена 2 яшь, кызына әле 1 яшь кенә булган. Кем гаепле икәнен әле дә ачыклау бара. Әмма сорау бик авыр. Пожар булыр алдыннан электриклар әлеге өйгә килеп 1122 сум бурычы җыелган гаиләнең электр утын өзеп китәләр. Электрикларга бурыч алай зур да түгел, югыйсә. Өйдә якты булсын һәм балалар караңгыдан курыкмасыннар өчен Яна күрше өйдә яшәгән әтисе янына кереп шәмнәр ала, әлеге хәлдә ярдәм итәр дип әтисенә ышанып кала. Балалары йокыга киткәч шәмнәрне сүндерә һәм үзе дискотекага чыгып китә. Шулай да, янгын сүндерүчеләр пожарның нәкъ әлеге шәмнәрдән килеп чыгуын раслыйлар. Башка фикерләр дә бар. Беркемнең дә гаепне үз өсләренә аласылары килми. Кемдер әнине гаепли, кемдер сабый балаларны утсыз калдырган электрикларны, кемдер хөкүмәтне... Әмма балалар инде исән түгел.

         6 нчы октябрь төнендә Актаныш районының Байсар җирлегендә коточкыч фаҗига булды – Иске Байсар авылында яшәүче Рәзилә Заманова йортында янгын чыгып, утта аның өч баласы һәм абыйсы Фаиз Заманов янып үлделәр. Ут төнге 1сәгать 20 минутта чыга, сәбәпләре әлегә төгәл билгеле түгел. Район янгынчылык бүлегенең, Байсар җирлегенең үзенең янгын сүндерү машиналары урынга тиз килә, эшли, әмма, фин йорты, мәгълүм булганча, бик тиз көлгә әйләнә. Әлеге гаилә, авыр гаилә буларак, район социаль яклау бүлегендә һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә тора. Комиссия тарафыннан балалар бер мәртәбә Мөслим районы Карамалы авылындагы приютка да урнаштырыла. Әниләре Рәзилә дәвалану курс үтеп, тормышын җайга салу өчен тырышканын күреп, балаларның үзләренең дә "әни” дип өзелеп торуын исәпкә алып, май аенда балалар кабат гаиләгә кайтарыла. Сентябрь аеннан Рәзилә Фәдит кызының кабат спиртлы эчемлекләр куллана башлау очраклары сизелә башлый. Бу төнне исә әни кеше үзе белән бергә йоклаган өч баласын – 9 яшьлек Айгиз, 5 яшьлек Гөлчәчәк һәм 2 яшьлек Алинәне коткара алган, ә 12 яшьлек Инзилә, Айгизнең игезәк сыңары Айзат һәм 4 яшьлек Марсель уттан чыга алмыйлар. Аларның һәм Фаиз Замановның мәетләре табылды, тикшерү бара. Исән калган өч баланы шушы көннәрдә Мөслим районындагы социаль приютка урнаштырачаклар.
     
    Уйланырлык та шул!!!
    төрлесеннән | Просмотров: 1284 | Дата: 11.11.2012 | Комментарии (0)

    Яз килүе чыгарылыш сыйныфта укучылар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә бик мәшәкатьле вакыт. Язгы чорда һәркемнең организмы болай да какшый, аның өстәвенә укучыларны БДИга бәйле борчулар да көтә. Бердәм дәүләт имтиханнары шулкадәр куркытмас иде дә, аңа таләпләр елдан-ел арта бара. Әйтик, Рособрнадзор 2012 елга математика өчен минималь баллны 24, ә рус теленнән 36 балл итеп билгеләгән. Ике ел элек математикадан бу күрсәткеч 21 балл тәшкил иткән. Алай да кайбер фәннәрдән минималь балл киметелгән. Әйтик, 2010 һәм 2011 елллардагы балларны чагыштырып, информатика, җәмгыять белеменнән укучыларга бераз бәхет елмайган дип әйтергә була. Ләкин аңа карап хәл җиңеләйми - бирем үтәлешенә, сынауны оештыруга катгый таләпләр куела. Шуңа, күрәсең, БДИ тапшырудан куркып, үз-үзенә кул салучылар саны үсә. Ике ел элек имтиханны бирә алмадым дип, якты дөнья белән хушлашкан Мәскәү малае Евгений Голобородьконың да үлеме сәбәбен имтихан тудырган стресс дип аңлаттылар. Соңыннан аның рус теленнән 56 балл җыйган булуы ачыкланган. Университетка укырга керер өчен бу җитәрлек бит! Табиблар әйтүенчә, имтихан нәтиҗәләрен ай дәвамында көтү кайбер укучыларны әнә шундый адымга этәрә, укучыларның нерв системасын какшата. Ә менә быел кызы Алинә 11 сыйныфны тәмамларга тиеш Сәрия апаның бу фикер белән бик үк килешеп бетми. «Инде ничә ел буе кызыма әзерлән, укы, өйрән дип киләм, ул һаман интернетта утыра, йә дуслары белән урамда трай тибә. Укучыларның белем дәрәҗәсе төшүенә шул заман яңалыклары сәбәпче дип саныйм. Аннары, алар имтиханга ике көн кала әзерләнә башлый да, әлбәттә, безгә дә, аларга да стресс була бу вакыйгалар! Оешканлык юк. Мәктәптә БДИга әзерләнергә йөриләр, анысыннан да әллә ни файда күрмим», дип сөйләде әни кеше җәмәгать транспортында. Авылда үскән сеңлем мәктәптә имтиханнарга әзерләнү өчен өстәмә факультатив дәресләргә йөрде, хәер, аннан да әллә ни файда күрмәде. «Дәреснең яртысы укытучы апаны көтеп уза иде», дип сөйли 2006 елда БДИ биргән туганым. Аның каравы, бүген репетиторлар яңа төр сынаулар ярдәмендә рәхәтләнеп акча эшли. Әлбәттә, алар арасында укучыга күпмедер дәрәҗәдә аң-белем керткәнннәре дә бар. Ләкин репетиторларның демографик хәл кимүенә бәйле, укучыларны үзләренә җәлеп итү ысулларына шаккатасың. Элек «математикадан (физикадан) БДИга әзерлим» дигән язуларны мәктәп укытучылары игълан такталарына, җәмәгать транспортына элеп йөрсә, хәзер бу юнәлештә махсус оешмалар эшли. Әгәр Казанда 3 метрга 6 метр мәйданлы игълан тактасына реклама урнаштыруның бәясе 6 мең сумнан башланса, аның бер айлык арендасы 16 мең сумнан да ким түгел. Шәһәрдә берничә урында «БДИга әзерлибез» дигән мондый такталарны күреп, репетиторлар аз эшләми икән дип уйлап куясың. Үзем эштән кайтышлый Казанның компрессор заводы тирәсендәгесендәге шул матур рекламага карап узам. Моннан тыш хәзер укучылар социаль сайтларда сынауларга әзерләнү юлларын гына карап утырмый, бирем үрнәкләре, әзер җавапларын тарата. Иң кызыгы - бүген акчага он-лайн режимда БДИга әзерләүче оешмалар да бар. Интернеттан юри генә шундыйларны эзләп карагыз әле. Биредә бер фән буенча бер академик сәгать (45 минут) дәвамындагы укыту 690 сум тора (!). Сайтта дәресне түләү юлы бик яхшы аңлатыла, ә менә мөгаллимнәр турында төгәл мәгълүмат юк. Күбесенең кайда эшләгәне дә әйтелми. Университетта өлкән укытучы дип күрсәтелгән бер репетиторны шул уку йортының сайтыннан ничаклы эзләсәм дә, ул кеше турында ләм-мим. Башка чыганакларда да андый шәхес күренми. Сайт администрациясе хәбәр иткәнчә, веб-репетитор хезмәтеннән инде 6584 укучы файдаланган. Ә менә укучы имтиханын бирә алмаса, репетиторны җаваплылыкка тарта торган закон юк. Россия күләмендә кайбер фәннәр буенча БДИдан икеле алучылар саны артса, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына караганда, республикабыз укучылары мондый сынауларга яхшы әзерләнә: берничә ел статистикасыннан күренгәнчә, имтиханда минималь балл җыя алмаган чыгарылыш сыйныф укучылар кимегән, кайбер фәннәрдән хәтта ике-өч тапкырга. Күрәсең, татарстанлылар шикле репетиторлар белән эш итми. Чыганак: http://intertat.ru/tt
    төрлесеннән | Просмотров: 872 | Дата: 10.04.2012 | Комментарии (0)

    Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар” концепциясен эшләү дәвам итә. Ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота. Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә "Российская газета” басмасы. Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru
    төрлесеннән | Просмотров: 747 | Дата: 06.04.2012 | Комментарии (1)

    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты" (Казан, 2008) тәкъдим итә. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты - барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдә һәм таләпләрне үз эченә алган һәм укыту программаларының нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелде. Чыганак: http://belem.ru/node/3631
    төрлесеннән | Просмотров: 2039 | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (2)

    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты" (Казан, 2008)н тәкъдим итә. Чыганак: http://belem.ru/node/3632
    төрлесеннән | Просмотров: 1693 | Дата: 07.03.2012 | Комментарии (1)

    Г.Ибраһимов (1887 — 1938) — язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче. Ул 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала. 1898 — 1905 елларда Оренбургтагы Вәли мулланың кадим мәдрәсәсендә, 1906 — 1908 елларда Уфадагы җәдит «Галия» мәдрәсәсендә укый. 1909 елда Казанга күчеп килә, төрле газета-журналларда эшли. 1913 елны сәяси эшчәнлек өчен кулга алына. Шул ук елны азат ителеп, Казанга кайта һәм «Аң» журналында җаваплы сәркатип булып эшли. 1915 — 1917 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә. Сул эсерлар партиясендә тора, Милләт мәҗлесенә депутат итеп сайлана, җаваплы вазифалар башкара. 1920 елдан ТАССР мәгариф халык комиссариатында, 1925 — 1927 елларда Академик үзәкне җитәкли. 1927 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Кырымда яши. Советка каршы милли эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, кулга алына. 1938 елның 21 гыйнварында төрмә больницасында үлә. Җирләнүе Казанның Архангел зиратында дип фараз ителә
    төрлесеннән | Просмотров: 2121 | Дата: 06.03.2012 | Комментарии (0)

       Җиргә яз килде. Без һәрберебез яз көннәренең яңа бәхет, шатлык, яңа уңышлар алып киләчәгенә өметләнәбез. Яз - күңелләрдә яңа матур хисләр бөреләнү чоры ул. 8 Мартның - Халыкара хатын-кызлар көненең дә яз башына туры килүе юкка гына түгел, чөнки хатын-кызларыбыз - тормышны җанландыручы, дөньяга батыр уллар, сылу кызлар бүләк итүче, җаннарны матур җырга, язгы моңга төрүче иң серле зат. Алар - тормышның яме, яшәүнең гүзәл гаме. Барча сөекле хатын - кызларны бәйрәм белән котлыйм!
    төрлесеннән | Просмотров: 1823 | Дата: 06.03.2012 | Комментарии (0)

    Быел бердәм дәүләт имтиханнарын бирү тәртибе узган елгы кебек үзгәрешсез калачак. "1 февральдән соң кертелгән үзгәрешләр 2013 нче елга кагылачак”, – дип белдерде РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко. Сынауларны алдан бирү этабы апрельдә башланачак. 20 нче апрельдә – рус теле, 23 нче апрельдә – чит телләр, география, химия, тарих, 26 нчы апрельдә – математика, 2 нче майда информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика имтиханнары билгеләнгән. Бу этапта билгеле сәбәпләр аркасында төп дулкында катнаша алмаучы чыгарылыш укучылары имтихан бирә. Төп этап 28 нче майдан 16 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 14 фән (рус теле һәм математика - мәҗбүри) тәкъдим ителә. Бу этапларда катнаша алмаганнар өчен өченчесе бар. Имтиханнар барлык төбәкләрдә дә иртәнге сәгать унда башланачак. Аудиториягә үзең белән линейка, калькулятор, транспортир алып керергә рөхсәт ителә. Эчтәлеккә килгәндә, тарих, математика һәм информатикадан тестларга үзгәрешләр кертелгән. 9 нчы сыйныф укучылары өчен быел республикада 4-5 имтихан билгеләнгән. Рус теле һәм математикадан – БДИ, татар теленнән – бердәм яки традицион форма. Моннан тыш, бер яки ике фәннән ирекле имтихан сайларга кирәк. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
    төрлесеннән | Просмотров: 949 | Дата: 27.02.2012 | Комментарии (0)

    Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Бүген - 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.
    Ихтирам белән, сезнең Белем.ру
    Чыганак: http://belem.ru

    Мин дә бу теләкләргә чын күңелемнән кушылам!

    төрлесеннән | Просмотров: 1434 | Дата: 21.02.2012 | Комментарии (0)

    2012 елда информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбияты фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материаллары нык үзгәрәчәк. Мисал өчен, тарихтан укучыларга инша язарга, ә информатикадан – тавыш эшкәртергә тәкъдим ителәчәк, дип белдергән Педагогик үлчәүләр федераль институты (ПҮФИ) директоры Андрей Ершов "Новости” россия мәгълүмат агентлыгына. "2012 елгы контроль-үлчәү материаллары барлык предметлар буенча да башка еллар белән чагыштырганда шактый камилләштерелде, аеруча информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбиятыннан ", - дип хәбәр итте Ершов. Аның сүзләренә караганда, тарих, җәмгыять белеме, химия һәм географиядән җавабы сайлап алына торган биремнәр саны киметелгән. Әмма математика, биология, информатика һәм МКТ фәннәреннән яңалары өстәлгән. "Шулай ук, физика, химия, тарих, җәмгыять белеме, географиядән осталыкларны тикшерү спектры киңәйтелде. Тарих, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, физика, химия, рус теле һәм чит телләрдән җентекле җавап бирү кирәк булган җавапларны бәяләү критерийлары камилләштерелде", - диде ПҮФИ директоры, һәм, өстәп, барлык предметлардан да контроль-үлчәү материаллары биремнәренә таләпләр аныклануы турында әйтте. "2012 елгы контроль-үлчәү материалларына уку программасы эчтәлегенең төп элементларын аңлау, алынган белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана алу, мәгълүматны анализлау һәм гомумиләштерү дәрәҗәсен ачыклау биремнәре саны арту белән беррәттән репродуктив характердагы биремнәр кимү хас", - диде Ершов. Һәр предметтан да БДИ биремнәре ел саен камилләшә бара: биремнәрдәге төгәлсезлекләр бетерелә һәм имтихан материалларын сайлап алуга якын килүләр төгәлрәк була бара, аерым биремнәрне һәм имтихан эшен бәяләү системасы камилләшә, дип төшендерде ул. Рус теле, математика, биология, химия, физика, чит тел, җәмгыять белеме һәм географиядән принципиаль үзгәрешләр булмаячак. Ә менә тарихтан, рус әдәбиятыннан һәм информатикадан биремнәр шактый нык үзгәрәчәк. Мәсәлән, тарихтан контроль-үлчәү материалларында җавабы сайлап алына торган биремнәр 27 дән 21 гә кадәр, кыска җавап бирелә торганнары 15 тән 12 гә кадәр, җентекле җавап бирелә торганнары 7 дән 6 га кадәр кыскартылган. "Яңа бирем модельләре – тарихи инша язу өстәлде. Ул шәхес гамәлләрен анализлауны таләп итә, бу бирем альтернатив: чыгарылыш укучысына төрле чорларда яшәгән өч эшлекле арасыннан берәрсен сайлап алырга һәм аңа таныш булган әлеге тарихи материал буенча үз белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак. С5 биременә таләпләргә дә төгәллек кертелде ", - дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәшчесе. Рус әдәбияты контроль-үлчәү материалларындагы нигез дәрәҗә катлаулыктагы блокка тәкъдим ителгән вариантлар арасыннан дөрес җавапны сайлап алу соралган яңа биремнәр өстәлгән, әмма биремнәр саны элеккегечә калган. "Җентекле җавап язып бирүне таләп иткән биремнәрне тикшерү һәм бәяләү системасы шактый камилләште. С1 һәм С3 биремнәрен бәяләгәндә фикер язылышы исәпкә алыначак, критерийлар исемнәрендәге төгәлсезлекләр бетерелде, С1-С5 биремнәре критерийларының бирелеше шактый яңартылды. С2 һәм С4 биремнәрен тикшерү һәм бәяләү критерийлары принципиаль яңартылды, хәзер бәяләүнең дүрт позициясе бар, элек алар өчәү иде ", - диде Ершов. Аның сүзләренә караганда, үзгәртүләр нәтиҗәсендә эш өчен максималь балл 39 дан 42 гә кадәр күтәрелгән. Информатика һәм МКТ буенча контроль-үлчәү материалларында биремнәр саны үзгәргән. "Эшнең беренче һәм икенче өлешләре чагыштырмасы үзгәртелде, беренче өлешендәге биремнәр саны 18 дән 13 кадәр киметелде, икенче өлешендә - 10 нан 15 кә кадәр арттырылды", - дип билгеләп үтте ПҮФИ директоры. Шулай ук "Алгоритм теориясе элементлары” һәм "Модельләштерү һәм компьютер эксперименты” бүлекләрендә биремнәр саны арттырылган, ә "Санау системалары” һәм "Логика нигезләре” бүлекләрендә биремнәр саны киметелгән, график мәгълүматны эшкәртү биреме урынына тавышны эшкәртү биреме кертелгән. "Новости” россия мәгълүмат агентлыгы һәм http://mon.tatarstan.ru/tat/ порталыннан алынды
    төрлесеннән | Просмотров: 1111 | Дата: 22.12.2011 | Комментарии (0)

       Кадерле укытучылар!
       Бүген илкүләмендә Укытучылар көне. Сезне шушы һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, күп шатлыклар телим. Туар таңнарыгыз куанычлардан гына торсын. Кайгы җиле беркайчан да ишегегезне какмасын.
    төрлесеннән | Просмотров: 859 | Дата: 05.10.2011 | Комментарии (0)

       Татарстанда эшләүче инглиз теле укытучылары яңа система буенча белемнәрен арттырачак. Республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, татар теле дә озакламый яңача укытыла башлаячак. Чөнки бүгенге методика әллә ни яхшы күрсәткечләр бирми — дәрестә укучыларга кызык түгел, аларның шактые мәктәпне тәмамлагач та татарча начар белә.
       Ә менә рус телен өйрәнүдә проблемалар юк. Гарчә быел республика мәктәпләрендә укучыларның ата-аналары рус теленә дигән сәгатьләр татар теленә бирелә, шуңа балалар рус теленнән имтиханнарны начар тапшыра, дип шау-шу куптарып йөрсә дә.
          13 сентябрьдә Татарстан Хөкүмәтe йортында уздырылган брифинг вакытында министр Альберт Гыйльметдинов әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте. Ул ассызыклап үткәнчә, республика мәктәпләрендә татар телен һәм рус телен өйрәнүгә бертигез вакыт бирелә. Ә «хокукыбызны кысалар» дигән шикаятьләр буенча Прокуратура вәкилләре белән мәктәпләрдә тикшерүләр үткәрелгән.
        «Өч ел министр булып эшләү дәвамында әле бер тапкыр да татар теленә дәресләрне арттырыйк, рус теленә киметик дигән сүзне ишетмәдем. Бездә рус телен өйрәнүне беркем дә кысмый. Телисең икән - сөйләш, рус классикасын укы», - дип ассызыклады Альберт Гыйльметдинов.
        Әйтергә кирәк, Татарстан укучыларының рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре быел Россиянең уртача күрсәткеченнән дә яхшырак. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, әлеге фәннән 100 баллны 54 чыгарылыш сыйныф укучысы җыйган. Аның 7се — милли мәктәптә белем алган. «Димәк, рус теленә бирелгән дәресләр аны яхшы итеп өйрәнергә җитә», - дип белдерде министр.
          «Татарстанда ике дәүләт теленә дә тигез дәрәҗәдә игътибар бирелә», - дип сүзен җөпләде Альберт Гыйльметдинов.
        Чыганак: http://www.intertat.ru
    төрлесеннән | Просмотров: 731 | Дата: 18.09.2011 | Комментарии (0)

         Кадерле дуслар. Минем иҗат җимешемә тавыш бирә алмыйсызмы? Участник7 - минем эшем. Дөресрәге, Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган конкурста катнашкан идем. Минем шигырьне укып, аңа тавыш бирергә кирәк иде. Сезнең фикерләрегезне көтәм. Алдан ук рәхмәт. http://www.mavlid-konkurs.ru/
    төрлесеннән | Просмотров: 876 | Дата: 10.02.2011 | Комментарии (1)

        Кадерле сайтымның кунаклары һәм кулланучылары. 2010 нчы елның 27 нче июлендә «тормышка аяк баскан» сайтыма да инде берничә көннән 6 ай була! Шушы вакыт эчендә ул төрле эчтәлекле материаллар һәм кызыклы яңалыклар белән баетылып барылды. Сайтта теркәлгән 13 кулланучы һәм бүгенге көнгә кадәр кергән 977 кеше (мәгълүматларны санагыч күрсәтеп бара) сайт тормышы белән кызыксынып бара. Интернет киңлекләре аша күпме дуслар таптым, алар белән тәҗрибә уртаклаштым. Сайтым аша туган телгә һәм матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Ныклы адымнар белән киләчәктә дә горур атларга язсын иде.
    төрлесеннән | Просмотров: 916 | Дата: 15.01.2011 | Комментарии (1)

        Яңа гына узып киткән 2010 ел күпләрнең күңелләрендә беренче тапкыр "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе оештырылу белән дә хәтерендә калгандыр.
        Быел исә бәйге тагын да ныгырга, камилләшергә, чынлап та дөньякүләм булырга исәп тота. Хәзерге вакытта бәйгене ачу өстендә әзерлек эшләре алып барыла. Бәйгенең яңалыклары белән бәйгенең рәсми сайтында танышып барырга мөмкин булачак.
        Ә хәзергә һәр татар интернетчысы бәйгенең камилләшүенә үз өлешен кертә ала. Моның өчен фикер һәм тәкъдимнәрегезне бәйгенең махсус форум битендә язып калдыра аласыз. Яңа гына узып киткән 2010 ел күпләрнең күңелләрендә беренче тапкыр "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе оештырылу белән дә хәтерендә калгандыр. Быел исә бәйге тагын да ныгырга, камилләшергә, чынлап та дөньякүләм булырга исәп тота. Хәзерге вакытта бәйгене ачу өстендә әзерлек эшләре алып барыла. Бәйгенең яңалыклары белән бәйгенең рәсми сайтында танышып барырга мөмкин булачак. Ә хәзергә һәр татар интернетчысы бәйгенең камилләшүенә үз өлешен кертә ала. Моның өчен фикер һәм тәкъдимнәрегезне бәйгенең махсус форум битендә язып калдыра аласыз. Чыганак: http://belem.ru
    төрлесеннән | Просмотров: 826 | Дата: 09.01.2011 | Комментарии (0)


    Copyright MyCorp © 2024 |