Хәлиуллина Гөләндәмнең шәхси сайты

Главная | Регистрация | Вход
Шимбә, 20.04.2024, 08:18
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана
Вакыт агышы
Рәсми Татарстан
Электрон матбугат
  • "Сабантуй" газетасы сайты
  • Татар телендә электрон китаплар
  • "Алабуга нуры" газетасы
  • "Безнең гәҗит" газетасы
  • "Мәдәни җомга" газетасы
  • "Ватаным Татарстан" газетасы
  • "Мәгърифәт" газетасы
  • "Казан утлары" журналы
  • "Мәгариф" журналы
  • "Чаян" журналы
  • "Гасыр
  • Эзләү
    Керү формасы
    Главная » Доска объявлений » илкүләм яңалыклар

    Татар басма китабының тарихыннан
    Информация | 13.01.2011, 04:59
         Узган ел Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында "Танылган татар язучыларының күптомлыклары” сериясен тәкъдир итү кичәсе булган иде. Анда бер төркем татар зыялылары милли китап язмышы турында фикер алышты. "Идел-Пресс”ның генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов: ”Тиздән Казанда Универсиада уздырырга җыенабыз, димәк безгә дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар киләчәк. Алар, әлбәттә, безнең тарих һәм мәдәни-әдәби мирасыбыз белән дә кызыксынмый калмас. Шуңа күрә, татар язучылары әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп чыгару да зарур. Бәлкем 2012 елны "Китап елы” дип игълан итәргәдер”, - дигән теләген дә белдергән иде.
          Китап - рухи тормышның нигезе. Һәм татар басмалары да үзенең язмышын чал дәверләрдән үк исәпләп килә. Татар басма китабының тарихын 1722 елда Астраханьда Петр Iнең поход типографиясендә чыккан "Манифест”ыннан башларга кирәк. Чөнки аны чыгаруда татар осталары да катнашкан һәм ул татарлар арасында таралган.XVIII йөзнең соңгы чирегендә татар китапларын басу Петербургның Сенат типографиясендә дәвам итә.
         1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган "Азиат” типографиясе була. Бөек Октябрь революциясенә кадәр унбиш меңнән артык татар милли басмасы дөнья күргәнлеге мәгълүм. Аларның гомуми тиражы 50 миллион данәдән арта, ди галимнәр. Тиражы ягыннан 1917 елга хәтле чыккан татар китабы илебездә рус басмаларыннан кала беренче урында тора. Татар китапларының күпчелеге дөньяви, демократик, прогрессив әсәрләрдән тора. Татар әдипләренең шигырь, хикәя, драма әсәрләреннән торган биш йөзгә якын китап дөнья күргән.
         Археограф галим Марсель Әхмәтҗанов "Дәшми калмам газраильне күргәндә дә” дип исемләнгән публицистик җыентыгында Казанда Татар Китабы музееның проектын тәкъдим итә. Үзе озак еллар кулъязма һәм басма мирас белән эш иткән мөхтәрәм галимебезнең тәкъдимнәре шактый кызыклы. Ул хронологик принципны уртага куеп татар китабының бай тарихын тулы һәм камил рәвештә яктырту буенча оригиналь фикерләрен әйтә. Чыннан да "без – китаплы халык” дип сөйләргә яратабыз. Олуг форумга – Универсиадага киләчәк кунаклар рухи мирасыбыз белән кызыксына калса, аларны казан уртасында гөрләп эшләп торучы Татар Китабы музее буйлап йөртеп чыгу нинди күңелле булыр иде бит. Өстәвенә бу адым милли тормышыбыз турында дөньяга аваз салуның бер галәмәте дә булыр иде! Чыганак: http://intertat.ru
    Добавил: Гөләндәм | Контактное лицо: Гөләндәм E
    Просмотров: 1290 | Размещено до: 30.05.2011 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]

    Copyright MyCorp © 2024 |