Укытучылар һәм укучы яшьләр өчен татар телендә чыгарыла торган
"Мәгърифәт” атналык газетасының 15 нче февралендә туган көне иде. Туган көне генә дә
түгел - юбилее. Аның беренче саны 1991 елның 15 февралендә дөнья күргән.
Ул көннәрдән бирле укучыларга инде 992 сан барып ирешә алган. "Мәгърифәт” – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы хакында төгәл
мәгълүмат биреп кенә калмыйча, мәгариф учреждениеләре проблемаларын киң
яктырта, мәгариф системасын реформалаштыру буенча республика һәм
бөтенроссия программалары турында фикер алышуга чакыра, яшь буынны укыту
һәм тәрбия процесслраын ачып бирә, алдынгы укытучылар, фән эшлеклеләре
тәҗрибәсе белән уртаклаша, укучыларны укыту өлкәсендәге яңа инновацион
программалар, алдынгы технология һәи методология белән таныштырып бара. "Белем.ру" колективы "Мәгърифәт” газетасы хезмәткәрләрен, аларның
укучыларын әлеге бәйрәме белән тәбрик итә. Укыгыз, мәгърифәтле булыгыз!
Чыганак: http://belem.ru/node/3057
|